Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Камал театры артистлары азнакайлылар белән очрашты

Чәршәмбе Мәдәният йортында Галиәскәр Камал театры артистлары районыбызның мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, журналистлар белән очрашты. Театрның әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Венера Шакирова азнакайлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар. Театрның бүгенгесе һәм киләчәге...

Чәршәмбе Мәдәният йортында Галиәскәр Камал театры артистлары районыбызның мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, журналистлар белән очрашты.

Театрның әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Венера Шакирова азнакайлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар.

Театрның бүгенгесе һәм киләчәге хакында бик җанлы әңгәмә килеп чыкты. Камалчыларның репертуарына кагылышлы тәкъдимнәр дә булды. Мәсәлән, татар теле һәм әбәбияты укытучылары мәктәп программасына кергән әсәрләрне сәхнәдән төшереп калдырмаска дигән теләкләрен җиткерделәр.

-Без заманга яңгырашлы әсәрләрне сәхнәләштерәбез, шул ук вакытта рус һәм чит ил классикасына да урын бирәбез. Соңгыларына халык зал тутырып йөрмәсә дә, ул безнең артистларның һөнәри үсеше өчен кирәк, - диде Нияз Игъламов.

Ул шулай ук үзебезнең классик әсәрләрне чит телләргә тәрҗемә итү өстендә эш алып баруы хакында да әйтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев Камал театрының районыбыз өчен аеруча якын булуын, күренекле артистлар Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров белән чиксез горурлануыбызны белдерде. Татар театрының гомер-гомергә телне һәм милли рухны саклаучы булуын ассызыклап, алга таба да халыкка армый-талмый хезмәт итүләрен, элекке традицияләрне дәвам итеп, ешрак районнарга, авылларга гастрольләр белән чыгуларын теләде.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камал театры артистлары азнакайлылар белән очрашты