Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадерле әниләребезне котлап

Элиза Саниева Азнакай шәһәре 4 нче лицееның 6 сыйныфында укый. Әнисен һәм бөтен гаиләсен үзе әзерләгән тәмле тортлар белән сыйлап куандыра. Аның ЭКОС һәм Логос турында яңа хикәясе «Маяк»газетасының яңа номерында укый аласыз

Әниемә бүләк
Менә урамда дүрт бала:
Бүләк турында сүз бара.
– Мин әнигә чәчәк алам,
Рәсем ясыйм, буяп куям.
– Ә мин - кәнфит, матур алка!
– Ә мин- китап алам!
– Ә мин – йөрәк яратуымны
Шигырьгә салам!

 

Амалия Курбанова Азнакай шәһәренең 5нче мәктәбендә укый, тирәнтен инглиз телен өйрәнә, безнең иң тугры яшь хәбәрчебез.

Әниләр көне!
Бәйрәм белән әниемне котлап,
Тәүге шигыремне язам.
Сине, әни, мин нык-нык яратам,
Эшеңнән кайткач тәмле итеп ашатам,
Апаемнан сиңа матур җыр җырлатам,
Син бары тик безнең янда ял ит,
Без, нәниләреңә үзеңнең назыңны бүләк ит.

 

 

Риана Аетова Азнакайның 2 нче мәктәбендә укый, безнең телепроектлар һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләре йолдызы.

Бүләк итеп сиңа шигырь яздым,
Иң кадерле кешем, әнием!
Сиңа булган мәхәббәтемне
Шигырь юлларына мин салдым.
Син елмайсаң, елмаям мин дә
Син булганга матур ата таң.
Аллаһыма рәхмәт укыйм көн дә,
Өебездә нурлар таратсаң.
Җир йөзендә һәрбер бала
Ана назына күмелсен.
Әти-әниле булып
Бәхет нурларына төренсен!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев