Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Италиядән җиңеп кайттылар

Азнакай сәнгать мәктәбенең скрипка классыннан Ләйлә Дәбихуллина һәм баян классыннан Раил Салихов Италиядә узган халыкара музыка-сәнгать фестиваль-конкурсында икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе - Венециягә 23 мартта төрле илләрдән бик күп сәләтле балалар җыйналды. Татарстан данын Казан, Яр Чаллы һәм Азнакай шәһәрләре яклады. Жюри азнакайлыларның чыгышын югары...

Азнакай сәнгать мәктәбенең скрипка классыннан Ләйлә Дәбихуллина һәм баян классыннан Раил Салихов Италиядә узган халыкара музыка-сәнгать фестиваль-конкурсында икенче дәрәҗә лауреат булдылар.
Дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе - Венециягә 23 мартта төрле илләрдән бик күп сәләтле балалар җыйналды. Татарстан данын Казан, Яр Чаллы һәм Азнакай шәһәрләре яклады.
Жюри азнакайлыларның чыгышын югары бәяләде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар Зөлфия Еникеева һәм Альбина Сәлахова даими иҗади эзләнүдә, укучыларының сәләтләрен ачуда армый-талмый эшлиләр. Бу уңышлар - аларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Ләйлә белән Раилнең моңа кадәр дә "Арт-Форум", "Роза ветров", "Когда мы вместе", "Морозко", "Йолдызлык" һ.б. дәрәҗәле халыкара, ил һәм республикабыз күләмендәге конкурсларда җиңүләре шактый.
-Балалар кубоклар һәм Венесуэла, Флоренция, Милан, Прага шәһәрләренә сәяхәт белән бүләкләнде. Италиягә баруда матди ярдәм күрсәткән предприятие җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез. Мондый югары дәрәҗәдәге бәйгедә җиңү безгә яңа көч бирә, - ди З.Еникеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Италиядән җиңеп кайттылар