Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе шәхси хуҗалыкларында янгын чыккан

Чатнама суыкларның тәэсире бардыр: районыбызда янгыннар көчәеп киткән. Соңгы көннәрдә генә Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе шәхси хуҗалыкларында янгын чыккан. Азнакай күзәтчелек бүлеге эшчәнлеге хезмәткәрләре мондый салкын көннәрдә халыкны тагын да игътибарлырак һәм сак булырга: мичләрне өч сәгатьтән дә озаграк якмаска, карап торырга; кулдан ясалган җылыткычлардан файдаланмаска; берьюлы берничә...

Чатнама суыкларның тәэсире бардыр: районыбызда янгыннар көчәеп киткән.

Соңгы көннәрдә генә Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе шәхси хуҗалыкларында янгын чыккан.

Азнакай күзәтчелек бүлеге эшчәнлеге хезмәткәрләре мондый салкын көннәрдә халыкны тагын да игътибарлырак һәм сак булырга: мичләрне өч сәгатьтән дә озаграк якмаска, карап торырга; кулдан ясалган җылыткычлардан файдаланмаска; берьюлы берничә электр җиһазыннан файдаланмаска, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.

Балаларны берүзләрен өйдә калдырмагыз, өсләреннән бикләп китмәгез!

"Түбән температурада янгынны сүндерү, янгын гидрантлары өчен су алу да бермә-бер авырлаша" - диләр алар.

Фото http://pressplus.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе шәхси хуҗалыкларында янгын чыккан