Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң осталар билгеләнде

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылган һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды һәм Мәдәният йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов котлавыннан һәм изге теләкләреннән соң эшче һөнәре дөньясына кызыклы сәяхәт башланды. Беренче утрау - электромонтер һөнәре. Электромонтерлар үзләрен җирдә иң кирәкле дип саныйлар. Чыннан да,...

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылган һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды һәм Мәдәният йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов котлавыннан һәм изге теләкләреннән соң эшче һөнәре дөньясына кызыклы сәяхәт башланды.

Беренче утрау - электромонтер һөнәре. Электромонтерлар үзләрен җирдә иң кирәкле дип саныйлар. Чыннан да, бүгенге көнне утсыз һич күз алдына китерә торган түгел. Ут азга гына сүнеп алса да, тормыш туктап кала. Ә аның серләрен 2011 елның иң яхшы электромонтеры - "Водоканалсервис" ААҖ филиалы-Азнакай җылылык челтәре предприятиесеннән Илнар Фәхретдинов чиште. Тырышлыгы, эшенә җаваплы каравы, квалификациясен даими күтәреп торуы яшь белгечкә алдынгылар сафына чыгарга ярдәм иткән.

Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренең тамыры борынгыга - тимерчелеккә барып тоташа. Бу һөнәрманнарны эзләп ерак барырга кирәкми. Елның иң оста эретеп ябыштыручысы Зәйтүн Мөхәммәтҗанов "Азнакай "Нефтемаш" заводы"нда эшли. Ул, чыннан да, кулыннан "тимер коя".

Без бик ыгы-зыгылы заманда яшибез. Каядыр тиз генә барырга, нәрсәнедер кичектергесез илтергә кирәк. Менә шул чакта безгә шоферлар ярдәмгә килә. Ә иң яхшы шофердан юл кагыйдәләрен төгәл белү һәм үтәү, түземлелек сорала. "Азнакай УТТ" ҖЧҖдә эшләүче Ленар Галиев әнә шундыйлардан.

"Иң яхшы" булыр өчен эшеңне сыйфатлы һәм тиз башкару гына җитми икән. Әле иҗади фикерләү, коллектив тормышында актив катнашу да таләп ителә. "Азнакай ПАТП" ААҖе слесарь-инструментчысы Руслан Шәрипов бар яктан да өлгер.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше үзенчәлекле һәм аерым игътибар сорый. Әмма авыл яшьләре башкармаган эш юк. "Иң яхшы комбайнчы-2011" номинациясендә Тымытыктан Илнур Ибраһимов җиңеп чыкты. Һөнәри осталык конкурсында Илнур күп тапкырлар беренчелеккә ирешкән егет. "Иң яхшы механизатор" Легедар Хәйруллинга исә катлаулы һава шартларында да эшләргә туры килә.

Сыер савучылар иртә таңнан фермага ашыга. Алар өстәлләребез муллыгына үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Елның иң яхшы савымчысы кайда эшли дисезме? "Марс" ҖЧҖдә! Светлана Сәлахова ул!

Балалар бакчасы һәм мәктәп - баланың дөньга карашын тәрбияләүдә, аңын формалаштыруда иң беренче баскычлар. Балаларның иминлеге, укучыларның киләчәк язмышы нигездә тәрбияче һәм укытучыга бәйле. 5 нче "Кояшкай" балалар бакчасыннан Зөлфия Гарипова һәм 5 нче мәктәптән Лилия Гыйльфанова әлеге җаваплы һәм катлаулы һөнәр ияләренең үрнәге булып тора.

Илебездә социаль хезмәткәрләр егерменче гасырның 90 нчы елларында барлыкка килде. Өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар алар ярдәменә бик мохтаҗ. Быел "Иң яхшы социаль хезмәткәр" исеменә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Гөлназ Гарипова лаек булды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә үз эшенең остасы дип район үзәк сырхауханәсенең кабул итү бүлеге шәфкать туташы Рәмзия Хисамиева табылды.

Сәләтле мәдәният хезмәткәре матурлык дөньясына олысын да, кечесен дә тарта белергә тиеш. Район-шәһәр Мәдәният йорты балетмейстеры Лилия Закирова җитәкләгән бию коллективы күп кенә конкурсларда дипломант булды. Җитәкче үзе мәдәният өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр буларак танылды.

Быел һөнәри осталык конкурсына "Иң яхшы яшьләр лидеры" дигән яңа номинация өстәлде. "Азнакай УТТ" ҖЧҖ яшьләр комитеты рәисе Энҗе Закированы бу юнәлештә мактап туймаслык.

- Җиңүем минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Әлбәттә, мин моңа шат, әмма оешмабызның җиңүләренә тагын да ныграк куанам, - диде Энҗе.

Яшьләр лидеры нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга ул:

- Һичшиксез, дустанә, аралашучан һәм ярдәмчел! - дип җавап кайтарды.

Район башлыгы һәм депутатлар исеменнән җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров, аның урынбасары Альбина Темирбулатова котлады. "Һөнәри осталыкның иң югары ноктасына ирешергә омтылыгыз, шул чагында иң хөрмәтле, иң кирәкле һәм иң күп хезмәт хакы алучы хезмәткәр булырсыз,"- диде Альбина Раян кызы.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Конкурсны үткәрүдә ярдәмнәре өчен оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләренә район башкарма комитетының, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Һөнәри осталык конкурсы алты ел рәттән үзенең әһәмиятен һәм мөһимлеген исбатлады. Әлеге бәйге 35 яшькә кадәрге төрле һөнәр ияләре арасында 12 номинация буенча узды. Яшь белгечләргә алга омтылуда зур этәргеч бу конкурс.

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев