Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фронтовик-язучы Гариф Галиев Урманай горурлыгы

Мин Урманай авылының горурлыгы булган язучы Гариф Галиев урамында яшим. 10 майда аның тууына 110 ел тула. Ул сабый чагында Бәйрәкә мәдрәсәсендә дин сабаклары алган, кайбер төгәл фәннәрне укыган, матур әдәбият белән кызыксынган. 15 яшеннән үзе дә хикәяләр яза башлый. Сугыш елларында фронтта чыга торган газеталарда эшли. Гариф Галиев исемен...

Мин Урманай авылының горурлыгы булган язучы Гариф Галиев урамында яшим. 10 майда аның тууына 110 ел тула.
Ул сабый чагында Бәйрәкә мәдрәсәсендә дин сабаклары алган, кайбер төгәл фәннәрне укыган, матур әдәбият белән кызыксынган. 15 яшеннән үзе дә хикәяләр яза башлый. Сугыш елларында фронтта чыга торган газеталарда эшли.
Гариф Галиев исемен йөртүче авылыбыз китапханәсендә язучының китаплары күргәзмәсе оештырылган. Мәктәпнең әдәбият һәм туган якны өйрәнү музеенда, китапханәсендә дә күренекле якташыбызга багышланган материаллар җитәрлек.
Музей һәм китапханә хезмәткәрләре Г.Галиев әсәрләренә нигезләнеп, яшь буынга рухи һәм әхлак тәрбиясе бирә.
Әлфия Шәрәфетдинова, пенсонер укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фронтовикязучы Гариф Галиев Урманай горурлыгы