Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләре уңышлы бара

Чәршәмбе көнне «Перекрыватель» ҖЧҖнең еллык йомгаклау җыелышы узды. Анда Азнакай район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, «Система-Сервис»УК ҖЧҖ директор урынбасары, баш инженеры Борис Аристов катнашты. Хисап елында финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлар турында җәмгыятьнең генераль директоры Марат Сабиров чыгышы тыңланды. Ул төп җитештерү тармаклары эшенә бәя биреп, хезмәт җитештерүчәнлегенең...

Чәршәмбе көнне «Перекрыватель» ҖЧҖнең еллык йомгаклау җыелышы узды.

Анда Азнакай район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, «Система-Сервис»УК ҖЧҖ директор урынбасары, баш инженеры Борис Аристов катнашты.

Хисап елында финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлар турында җәмгыятьнең генераль директоры Марат Сабиров чыгышы тыңланды. Ул төп җитештерү тармаклары эшенә бәя биреп, хезмәт җитештерүчәнлегенең югары булуын билгеләп узды. Җәмгыять планны 137 процентка үтәгән. Продукция һәм хезмәтләрне реализацияләүне планда каралган 409 млн. урынына 683 млн. сумга җиткергәннәр. Бу 2010 елгы күрсәткечләрдән (202 млн.сум) 3 тапкырга күбрәк дигән сүз. Җәмгыять киләсе елда әлеге күрсәткечне 700 млн. сумга, шул исәптән завод җитештергән продукцияне 120 млн. сумга җиткерергә планлаштыра. Марат Гафурович елны уңышлы тәмамлаган хезмәт коллективына зур рәхмәтен белдерде.

Коллектив килешүнең үтәлеше турында профком рәисе Рәис Уразгильдин чыгышы тыңланды. Җәмгыятьтә хезмәткәрләрне социаль яклауга зур әһәмият бирелә. Коллектив нигездә яңа гына нефть институты һәм техникумнар тәмамлаган ир-егетләрдән торганга, социаль ташламалар да үзенчәлекле. Мәсәлән, биредә яшь гаиләләргә җиһаз алу өчен, армия сафларында хезмәт итеп кайтучыларга, яшь бала караучыларга, балаларны сәламәтләндерүгә күп төрле матди ярдәм чаралары каралган.

Борис Васильевичның коллектив килешүгә әлеге максатта социаль чыгымнарны тагын да күбрәк бүлү һәм хезмәт хакларын арттыру тәкъдиме хезмәт коллективы өчен куанычлы яңалык булды.
Марсель Зөфәр улы да кайчандыр банкротлыкка чыгу чигендә торган җәмгыятьнең шулай алга үсеш алуы, 130 азнакайлының эш белән тәэмин ителүе өчен куанычын белдереп, коллективка, бу уңышларда зур өлеше булган эре нефть җәмгыятьләренә рәхмәтле булуын әйтте.

Н. Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев