Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшенә битараф булмаган азнакайлы Фирдәвес Гыйниятуллин

- Яшь бозаулар карауга үз теләгем белән күчтем, - ди "Агро-ТНГС-И" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бозау караучысы Фирдәвес Гыйниятуллин. - Чөнки мин кечкенәдән үк маллар яратам. Бозауларның үлүен күргәч, түзә алмадым. 1993 еллар була ул. Аңынчы Фирдәвес Гыйниятуллин 5 ел дәвамында ясалма орлыкландыру технигы булып эшли. 100 сыердан 115әр бозау алган...

- Яшь бозаулар карауга үз теләгем белән күчтем, - ди "Агро-ТНГС-И" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бозау караучысы Фирдәвес Гыйниятуллин. - Чөнки мин кечкенәдән үк маллар яратам. Бозауларның үлүен күргәч, түзә алмадым.
1993 еллар була ул. Аңынчы Фирдәвес Гыйниятуллин 5 ел дәвамында ясалма орлыкландыру технигы булып эшли. 100 сыердан 115әр бозау алган чорлары була аның. Шуңа да район буенча күп тапкырлар беренчелекне алып килә.
Яшь бозаулар карауга күчкәч (анысына да 20 ел вакыт үткән), Фирдәвес малларны тәрбияләүгә бар тырышлыгын куя. Бүгенге көндә тырыш терлекче, күз генә тия күрмәсен, бер генә бозауның да үлеменә юл куймый. Көнлек үсешне 700-900 граммнан төшерми. Моның өчен, әлбәттә, тырышлык кына да җитмидер, Фирдәвес кебек мал җанлыклы булып, малкайларга җан җылысын да бирү кирәктер.
Бозауларның саны артып киткәндә, алар тормыш иптәше Мәхтүмә белән бергәләп эшлиләр. Авыл җирендә төпләнеп, балалар үстереп, мал-туар асрап тулы тормыш белән яшиләр Гыйниятуллиннар.
- Яраткан эшең булып, шуңа бар күңелеңне биреп эшләүдән дә зур бәхет юк, - ди Фирдәвес бозауларының башыннан сөя-сөя.

Нәсимә ГӘРӘЙШИНА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшенђ битараф булмаган азнакайлы Фирдђвес Гыйниятуллин