Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электр өчен түләүдә яңалыклар

"Татэнергосбыт" ААҖ нең Азнакай офисы шәһәр һәм районда электр энергиясе кулланучыларга хезмәт күрсәтү, ягъни аны сату белән шөгыльләнә. Без әлеге коллектив җитәкчесе Мәгъсүм Нуриевтан газета укучыларны кызыксындырган кайбер сорауларга, яңа норматив документларга аңлатма бирүен үтендек. - Мәгъсүм Акмалетдинович, сүзне офис эшчәнлегеннән башлыйк әле? - Бүген без, килешү нигезендә, 26 мең...

"Татэнергосбыт" ААҖ нең Азнакай офисы шәһәр һәм районда электр энергиясе кулланучыларга хезмәт күрсәтү, ягъни аны сату белән шөгыльләнә. Без әлеге коллектив җитәкчесе Мәгъсүм Нуриевтан газета укучыларны кызыксындырган кайбер сорауларга, яңа норматив документларга аңлатма бирүен үтендек.
- Мәгъсүм Акмалетдинович, сүзне офис эшчәнлегеннән башлыйк әле?
- Бүген без, килешү нигезендә, 26 мең 270 абонентка энергия сатабыз. Быелның беренче ярты елында гына да 168 миллион сумлык (100 процент) хезмәт күрсәттек. Офиста тугыз кеше, шуларның берсе Актүбә кусты буенча эшли. Аларның вазифасына энергия белән тәэмин итү буенча физик һәм юридик затлар белән килешү төзү, аны гамәлдән чыгару, юридик затлар белән килешү алды документлары әзерләү, аларга хисап, хисап-фактура, хәбәр квитанцияләре җибәрү, түләүне күзәтүдә тоту, касса, терминал аша акча кабул итү, әҗәтлеләр белән эшләү һәм башка хезмәтләр керә. Кулланучылар белән эш турыдан-туры да, читтән торып та алып барыла.
- Яңа норматив документларда электр энергиясенә нинди тарифлар каралган?
- ТР ның тарифлар буенча Дәүләт комитетының 2011 елның 25 ноябрендә чыккан "ТР буенча халык һәм аларга тиңләштерелгән категорияле кулланучылар өчен электр энергиясенә бәяләр (тарифлар) билгеләү турында"гы № 3- 8/э карары нигезендә, 2012 елның 1 июленнән яңа тарифлар кулланылышка кертелде. Шуның нигезендә, бәяләр үсеше уртача 6 процент тәшкил итә.
- Бүген республикада энергиягә бәяләр күләме күпме һәм "халыкка тиңләштерелгән категорияләр" төшенчәсе нәрсәне аңлата?
- Хәзер 1 киловатт-сәгать электр энергиясе шәһәрдә 2 сум 57 тиен, авыл җирләрендә 1 сум 80 тиен тора. Ике тарифлы исәпләгечләр өчен төнге тариф көндезгедән ике тапкырга ким. Шәһәрдә 1,29 сум булса, авылда 90 тиен. Ә халыкка тиңләштерелгән категорияләргә ТСЖ, идарә итү компаниясе кебек коммуналь хезмәт башкаручылар, бакчачылык ширкәтләре, халык хисабына тотыла торган дини оешмалар, гараж кооперативлары, коммерциягә корылмаган берләшмәләр керә.
- Электр энергиясен куллану белән бәйле тагын нинди яңа документлар гамәлгә кертеләчәк?
- РФ хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда игълан ителгән "Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында"гы 354 нче санлы карары нигезендә, 2012 елның 1 сентябреннән күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен ОДН га (гомумйорт хисабы) түләү шарты үзгәртелә. Элек аның өчен түләү фатирда яшәүченең өендә күпме энергия куллануыннан чыгып хисаплана, ягъни анда кеше яшәмәсә, ОДН өчен түләү дә юк иде. Хәзер ул кулланучылар арасында аерым һәркемнең гомуми торак мәйданы күләменә тәңгәл китерелеп, фатир милекчесенең анда яши яки яшәмәвенә карамастан башкарылачак.
Бүген сөйләнгән һәм кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүгә кагылышлы башка норматив документлар, яңалыклар белән безнең www.Татэнергосбыт.ru. сайтында урнаштырылган тулырак мәгълүмат белән таныша аласыз. Шунда ук шәхси кабинетка керү, халыктан алынган керемнәрне тикшерү, хисап приборларының күрсәткечен кертү һәм үзеңнең квитанцияңне күчереп алу мөмкинлеге бар.
- "Сбербанк" кассаларыннан тыш, электр өчен түләүнең тагын нинди кулай юлларын тәкъдим итәр идегез?
- "Visa Master", "Card", "American Express", "Diners Club" пластик карталары булганда, бу эшне банкомат, үзхезмәт күрсәтү терминалында, интернет аша ТР ның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында башкара аласыз.
Хисаплау приборы күрсәткечен 8-800-200-25-26 номеры буенча күпканаллы телефонга бушлай хәбәр итеп, 8-917-900-12-12 телефонына СМС белән җибәреп була.
Әңгәмәдәш Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Электр өчен түләүдә яңалыклар