Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Егет-кызларны эшмәкәрлек кызыксындыра

Узган атнада Яшьләр үзәгендә районның яшьләр лидерлары киңәшмәгә җыелды. Аларны эшмәкәрлек эшчәнлеге күптән кызыксындыра. Әмма нидән башларга? Ничек башларга? Бу сорауларга җавап эзләүләре гаҗәп тә түгел, чөнки районның 2,6 процент халкын эшсез гражданнар тәшкил итә. Эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров лидерларны мәшгульлеккә юнәлтелгән федераль һәм региональ программалар белән таныштырды. Мәшгульлек...

Узган атнада Яшьләр үзәгендә районның яшьләр лидерлары киңәшмәгә җыелды.

Аларны эшмәкәрлек эшчәнлеге күптән кызыксындыра. Әмма нидән башларга? Ничек башларга? Бу сорауларга җавап эзләүләре гаҗәп тә түгел, чөнки районның 2,6 процент халкын эшсез гражданнар тәшкил итә.

Эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров лидерларны мәшгульлеккә юнәлтелгән федераль һәм региональ программалар белән таныштырды. Мәшгульлек үзәге белгече Лена Кәлимуллина үз эшеңне ачып җибәрү өчен субсидия алу тәртипләре белән таныштырды. Социаль түләүләр алуга куелган таләпләр хакында шәһәр башкарма комитеты белгече Тәслимә Шәрипова сөйләде. Кредитлар алганда ставка процентлары хакында мәгълүматларны "Ак Барс" һәм Саклык банкы хезмәткәрләреннән белделәр.

Аннары яшьләр алда торган чаралар буенча фикер алышты. 1 июньдә Балаларны яклау көнен һәм Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көнен билгеләп үтү көтелә. Бу нәүбәттән күптөре чаралар үткәрү планлаштырыла. Район яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иң яхшы музыкаль- агитация рекламасына бәйге дә игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев