Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бию белән янып яшиләр

Һәр хореографның төп эше - балаларның буш вакытын оештыру, аларның сәләтен үстерү, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү, бию коллективының осталыгын чарлау. Яшь, сәләтле һәм көче ташып торган бию укытучысы ның нәтиҗәләре дә көттерми. Балалар сәнгать мәктәбенең "Огоньки" коллективы җитәкчесе Лилия Галимова шундыйлардан. Ул бар көчен һәм сәләтен яшь биючеләрне өйрәтүгә бирә. Тырышлыгы...

Һәр хореографның төп эше - балаларның буш вакытын оештыру, аларның сәләтен үстерү, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү, бию коллективының осталыгын чарлау. Яшь, сәләтле һәм көче ташып торган бию укытучысы ның нәтиҗәләре дә көттерми. Балалар сәнгать мәктәбенең "Огоньки" коллективы җитәкчесе Лилия Галимова шундыйлардан. Ул бар көчен һәм сәләтен яшь биючеләрне өйрәтүгә бирә.

Тырышлыгы белән коллектив тамашачы күңелен яулап өлгерде инде. Ике ел элек ул "Азнакай йолдызлары" конкурсында 1 нче урынга лаек булды. Шул ук елны "Йолдызлык-Созвездие" X республика фестивале дипломанты булды. 2010 елда "Оконьки" тагын бер мактаулы исем яулап, "Чулпан" конкурсында "Хореография" номинациясендә җиңеп чыкты.

Аннан соң И.Х.Манюров исемендәге "Бию планетасы" фестивалендә - 1 нче дәрәҗә лауреат.

Быел яшь биючеләр "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты төбәк фестивалендә 3 нче дәрәҗә лауреат булдылар. 11-14 яшьлек кызлар ут, су, җир һәм һава образларын оста чагылдырып, "Дүрт стихия" дигән бию башкардылар. Матур костюмнар тегү, сәхнәне бизәү, фонограммалар яздыру, яңа композицияләр өйрәнү һәм башкалар Лилия Галимованы һич тә ялыктырмый. Бу эштә аңа әти-әниләр дә ярдәм итә.

- Мин Алия, Алсу, Камилә, Регина, Гүзәлнең әти-әнисенә рәхмәтле, алар гозеремә беркайчан да каршы килмиләр, коллективка авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр, - ди Л.Галимова. - Шуңа күрә дә коллективта үзара дустанә мөнәсәбәт. Балалар занятиеләргә ашкынып йөри, биюләре белән тамашачыга шатлык бүләк итәләр. Уй-хыялларым киң, барлык фантазиямне һәм көчемне мин балаларга юнәлтәм. Аларга булган мәхәббәтем исә биюләрдә чагылыш таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев