Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Бәхет»кә –бүләк

ТР Президенты патронажлыгында үтүче "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика фестиваленә нигез салынганнан алып инде дистә елдан артык Азнакай сәнгать мәктәбенең (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина) "Бәхет" ансамбле анда катнашып, лауреат исеме алып килә. Ансамбльнең инде икенче буын яшь артистлары үсеп килә. Быел да фестивальнең "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Бәхет" ансамбленең кечкенәләр...

ТР Президенты патронажлыгында үтүче "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика фестиваленә нигез салынганнан алып инде дистә елдан артык Азнакай сәнгать мәктәбенең (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина) "Бәхет" ансамбле анда катнашып, лауреат исеме алып килә.

Ансамбльнең инде икенче буын яшь артистлары үсеп килә.

Быел да фестивальнең "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Бәхет" ансамбленең кечкенәләр төркеме беренче, Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" ансамбле икенче урынны яулады.

Яшь талантларга зур бүләк ясап, аларның "Саумы, кояш!" җырына шушы араларда клип эшләнде. Ул районыбызның горурлыгы булган Чатыр тауда кояш күтәрелгән җәйге иртәдә төшерелде.

Аннары "Бәхет" ансамбле Италиягә юл тотты. Анда балалар иҗат бәйгесендә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев