Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында

Азнакай районы күзәтчелек бүлеге, Әлмәт ирекле янгын оешмасы белән берлектә балаларның ут белән шаяруы аркасында янгыннар килеп чыкмасын өчен төрле профилактик чаралар оештыра. Бу көннәрдә Бөгелмә дәүләт рус драма театры артистлары шәһәрдә кече сыйныф укучылары өчен янгын темасына сәхнәләштерелгән әкият күрсәтте. Әлеге тамашаны кече һәм өлкән яшьтәге балалар да бик...

Азнакай районы күзәтчелек бүлеге, Әлмәт ирекле янгын оешмасы белән берлектә балаларның ут белән шаяруы аркасында янгыннар килеп чыкмасын өчен төрле профилактик чаралар оештыра. Бу көннәрдә Бөгелмә дәүләт рус драма театры артистлары шәһәрдә кече сыйныф укучылары өчен янгын темасына сәхнәләштерелгән әкият күрсәтте. Әлеге тамашаны кече һәм өлкән яшьтәге балалар да бик кызыксынып карады, соңыннан викторина сорауларына да җавап бирделәр. Балалар алдында күзәтчелек бүлеге начальнигы урынбасары Б. Шәйхетдинов һәм ирекле янгын оешмасы инструкторы Р.Зәкиева да чыгыш ясады.

Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без балаларны бәла-казадан саклап кала алабыз. Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.

Равил Хөсәенов, күзәтчелек бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында