Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар икенче призлы урынны яуладылар

Түбән Кама шәһәрендә «Шинник» спорт комплексы базасында республика смотр-конкурсының йомгаклау этабы узды.

Анда Татарстан Республикасы янгын сүндерү бүлекчәләренең  «Янгыннарны профилактикалауның иң яхшы хезмәткәре» исеме өчен чираттагы  сынау узды.Конкурста катнашучыларга берничә сынау узарга туры килде, аларның беренчесе спорт нормативларын тапшыру булды. Физик әзерлек нәтиҗәләре буенча 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Оксана иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Соңрак конкурсның теоритик өлеше үткәрелде, ул 60 мәсьәлә буенча тест һәм зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтә белүне үз эченә алды. Барлык этаплар тәмамланганнан соң конкурска йомгак ясалды. Барлык дисциплиналарда җыелган баллар буенча Татарстан Республикасы янгын сүндерү бүлеге бүлекчәләре арасында Ибаева Оксана «Янгыннарны профилактикалауның иң яхшы инженеры» исемендә икенче призлы урынны алды һәм көмеш медальгә ия булды.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев