Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ни борчый?

Дамир Гыйләҗев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары: -Бүгенге көндә мине иң борчыганы - социаль имин булмаган гаиләләр. Районыбызда шундый 81 гаилә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә тора. Шуларның 48 ендә әниләр эчкечелеккә сабышкан. Хатын-кызның тормышта төп вазыйфасын онытып, иренә, балаларына кул селтәве бик аяныч нәтиҗәләргә китерә....

Дамир Гыйләҗев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

-Бүгенге көндә мине иң борчыганы - социаль имин булмаган гаиләләр. Районыбызда шундый 81 гаилә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә тора. Шуларның 48 ендә әниләр эчкечелеккә сабышкан. Хатын-кызның тормышта төп вазыйфасын онытып, иренә, балаларына кул селтәве бик аяныч нәтиҗәләргә китерә. Быел гына да аларның дүртесе аналык хокукларыннан мәхрүм ителде, берсенең хокулары чикләнде. Гаиләне саклау, балаларның хокукларын яклау максатларында мондый гаиләләрнең өйләренә ведомствоара рейдлар үткәрелә, ата-аналар белән аңлату, дәвалау эшләре алып барыла. Шушы 81 гаиләдә 143 балигъ булмаган бала бар. Аларның бүгенге тормышы бер дә кызыгырлык түгел, ә киләчәкләре - билгесез. Бу проблеманы чишү өчен киң җәмәгатьчелекне тарту кирәк дип исәплим. Быел без районда хатын-кызлар советын торгыздык, Әтиләр берлеген яңартырга исәплибез. Бары бергәләп тотынганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак.

Җәүдәт Солтанов, пенсионер:

- Мин ПАТП тирәсендә яшим, якында кибет юк. Өлкән кешегә бер атлавы да кыен. Көндәлек кирәк-яраклар сата торган берәр кибет ачып булмасмы икән безнең тирәдә? Аннан соң, ПАТП артындагы чокырга басма салырга иде, искесен ташу алып китте, халыкка кибетләргә һәм бакчаларга туры юл өзелде.

Р.Шакирова:

- Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп биргәч, Яңа Юлда шәхси торак төзелеше колач җәйде. Без үзебез дә Яңа Юл бистәсендә яшибез. Урамыбызда балалар күп, аларга иркенләп уйнар җир генә юк, асфальтта туп тибәләр, велосипедта куалар. Үткән-киткән машиналардан куркабыз, әмма баланы ишек алдына бәйләп куеп булмый, аларның җыйнаулашып уйныйсы килә. Җир биргәндә һәр урамда берәр уен мәйданчыгы ясарлык итеп урын калдырсалар, бик яхшы булыр иде.

Р.Хәбирова:

-Шәһәребезне яшелләндерү буенча соңгы вакытта шактый эшләр башкарылды. Әмма әйтәсе килгән бер фикерем бар. Мин Лениногорск шәһәренә баргач, үзәк урамнарның гына түгел, ишек аллары, балаларның уен мәйданчыкларын да агачтан, таштан төрле сыннар белән бизәлүен күреп сокландым. Мөгаен, безнең шәһәрдә дә шундый осталар бардыр һәм бу тәҗрибәне үзебезгә кертсәк, начар булмас иде. Ә иң мөһиме, нинди ысуллар белән саклыйлардыр, күршеләрдә ул матурлык ватылмаган-җимерелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны ни борчый?