Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сынатмады

Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан республикада дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарында, муниципаль районнар һәм җирле үзидарәләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында Спартакиаданың кышкы этабы үтте. Таңсылу САНИЕВА Республиканың 42 муниципаль район командасы Казан шәһәренең Универсиадага дип төзелгән спорт залларында узган ярышларда катнашты. Район данын республика күләмендә яклар өчен җирлегебездә үткән ярышларда...

Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан республикада дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарында, муниципаль районнар һәм җирле үзидарәләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында Спартакиаданың кышкы этабы үтте.

Таңсылу САНИЕВА

Республиканың 42 муниципаль район командасы Казан шәһәренең Универсиадага дип төзелгән спорт залларында узган ярышларда катнашты. Район данын республика күләмендә яклар өчен җирлегебездә үткән ярышларда җиңүче булганнар сайланды. Чаңгы ярышы һәм алкалы хоккей буенча көч сынашырга ике дистәдән артык спортчы барды. Спартакиада 2 март көнне Яшел Үзәндә "Маяк" укыту-өйрәтү спорт комплексында чаңгы ярышлары белән башланып китте. Муниципаль районнардан барлыгы 86 кеше катнашты. Безнең районнан команда составында дүрт кеше район Яшьләр эшләре буенча идарәсенең баш белгече Данис Мусин, ЗАГС бүлеге баш белгече Зөлфия Гузаерова, Микулино авыл җирлеге башлыгы Наталья Самусенко, район Советының җәмгыятьчелек белән эшләү һәм гамәви мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов чыгыш ясады. Ир-ат һәм хатын-кызлар арасында барган уеннар мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Хезмәттә дә сынатмаган спортчыларыбыз монда да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Данис Мусин тугызынчы урынны алды.

Шул ук көнне "Зилант", "Триумф", "Ак Бүре" боз ареналарында хоккей уеннары да башланып китте. Әйтергә кирәк, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, районның физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Рәфис Миңнеханов, Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов һәм башка бик күпләр җанлы һәм нәтиҗәле уен күрсәтте. Һәрвакыт: "Сәламәт тәндә - сәламәт рух. Үзебез спорт белән шөгыльләнеп, халыкка ныклы үрнәк күрсәтеп, лидерлар булырга тиешбез", - дип кабатлаучы район башлыгы бу юлы да үз сүзләрен эш белән куәтләп, көндәшләр капкасына өч тапкыр шайба кертте. Айдар Шәмсетдинов та сынатмады, аның исәбендә - ике гол. Алексеевск, Мамадыш районнары һәм башкаларны җиңеп, азнакайлылар беренче сигезлеккә керде.

- Спартакиада - үзебезнең көчне сынап карар һәм коллегаларыбызны күзәтер, чагыштырыр өчен менә дигән мөмкинлек. Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы моның белән генә тәмамланмады, киләчәктә җиде спорт төре - җиңел атлетика, мини-футбол, бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, баскетбол буенча көч сынашачакбыз. Безнең команда ярышларга ныклы әзерлек белән барачак, димәк, җиңүгә өмет бар, - ди Рәфис Фоат улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар сынатмады