Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга яктылык өйләшүчеләр

Наил АБДУЛЛИН Бүгенге тормыш-көнкүрешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Йортларыбызга, эш урыннарыбызга бер өзлексез җылылык энергиясе килүенә, суыткыч, телевизор, компьютер, башка көнкүреш техникасының даими эшләвенә шул кадәр күнегеп киткәнбез ки, алар хәтта берничә минутка гына туктап торсалар да, чарасызлыктан гаҗиз булабыз. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Азнакай электр...

Наил АБДУЛЛИН
Бүгенге тормыш-көнкүрешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Йортларыбызга, эш урыннарыбызга бер өзлексез җылылык энергиясе килүенә, суыткыч, телевизор, компьютер, башка көнкүреш техникасының даими эшләвенә шул кадәр күнегеп киткәнбез ки, алар хәтта берничә минутка гына туктап торсалар да, чарасызлыктан гаҗиз булабыз.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Азнакай электр челтәрләре предприятиесенең хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкиле Лена ИСХАКОВА белән очраштык һәм коллектив башкарган эшләр, аның кешеләре, хезмәтне саклауның торышы турында сөйләвен сорадык.
- Энергетиклар көне үзенчәлекле вакытка - ел төгәлләнү, башкарган эшләргә йомгак ясау чорына туры килә. Шуңа да һөнәри бәйрәмебез һәм Яңа ел көннәре предприятие эшчеләре, инженер-техник хезмәткәрләр, әйдәр белгечләребез өчен, истәлекле булулары өстенә, икеләтә җаваплылык та алып килә.
Әлмир Латипов җитәкчелегендәге безнең электр челтәрләре районы коллективында 98 яшь, энергияле кеше эшли. Шуларның 51е - эшчеләр. Калган персонал - җитәкчелек һәм белгечләр.
Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен безнең электромонтерлар районның сиксәнгә якын торак пунктына, шул исәптән Азнакай шәһәренә һәм шәһәр тибындагы Актүбә эшчеләр бистәсенә, йөзләгән нефть һәм газ чыгару объектларына җентекле хезмәт күрсәтә. Кулланучыларны энергия белән Азнакай, Тымытык, Актүбә һәм шәһәр участоклары персоналы тәэмин итә.
Азнакай электр челтәрләре районы гаебе һәм көтелмәгән башка сәбәпләр белән бәйле өзеклекләрнең озак еллар буена күзәтелгәне юк икән, моны, беренче чиратта, предприятиедә үз эшен белеп башкаручы, һәртөрле четерекле хәлләрне дә җиңеп чыгарга сәләтле тырыш, бердәм, максатчан коллектив туплануы белән аңлату дөрес булыр.
Гаиләдә әти-әни тарафыннан күрсәтелгән үрнәк, аларның балаларында чагылыш таба. Гаилә династияләре шулай барлыкка килә. Әти-әниләре һөнәрен дәвам итүчеләр арасында югары вольтлы подстанциядә эшләүче Тяжкороб, Сафиуллин, Сәмигуллин, Шакиров (әтиләре Мәүлитҗан), Авзалов, Хәсәншин, авыл бүлү челтәрләрендә хезмәт куючы Исхаков, Гайсин, Мөхәммәтов, Гатин, Шакиров (әтиләре Сирин), Шәймәрданов, Гәрәев, Әсхапов гаиләләре бар. Аларның гомуми хезмәт стажы 70-20 ел тәшкил итә.
Яшь буын вәкилләренең күбесе махсус белемле, эзләнүчән, югары квалификациягә ия.
- Хезмәтне саклау өлкәсенә дә тукталыйк әле?
- Хезмәтне саклау - кеше гомерен саклау дигән сүз ул. Эшләүчеләрне сертификатланган махсус кием-салым, шәхси саклану чаралары, нормада каралган инвентарь һәм җайлаштырылган өстәмә кораллар белән тәэмин итүгә бездә аеруча нык игътибар бирелә. Бәхетсезлек, һөнәри авыру очракларына эшчеләребез һәм хезмәткәрләребез социаль иминиятләштерелә. Предприятие хисабына медицина комиссияләре уздырыла. Һөнәри авыруларны башлангыч этабында ук ачыклау буенча эш җайга салынды. Шулай ук хезмәт дисциплинасының торышына, хезмәтне саклауның үтәлешенә контроль һәм таләпләр катгыйланды. Хезмәткәрләребезнең хокукларын яклаучы барлык мәсьәләләр дә коллектив шартнамәдә чагылыш таба. Эш урыннарындагы хезмәт шартларының торышы буенча тулы күләмле аттестацияләр уздырыла. Бездә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары да югары.
...Саный китсәң, башкарган эшләребез, коллективыбыз горурлыгы булган кешеләребез турында бик озын-озак итеп сөйләп булыр иде. Форсаттан файдаланып, эшче-хезмәткәрләребезне, лаеклы ялдагы ветераннарыбызны, районыбызның барлык энергетикларын һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, иң изге теләкләремне җиткерәм.
Ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тормышыгызда бәхет юлдаш булсын сезгә, энергетиклар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга яктылык љйлђшњчелђр