Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Үзбәкстан гражданнары үз ватаннары Президентын сайлауларда катнашты

Быелның 24 октябрендә Үзбәкстан Республикасында Президент сайлаулары үткәреләчәк.

Әлеге мөһим вакыйгадан үз туган илләреннән еракта яшәүчеләр дә читтә калмады. Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгендә урнашкан сайлау участогына килеп, һәр теләгән кеше үз республикасы Президенты сайлауларында вакытыннан алда тавыш бирде.

Бүгенге көндә Балтач авылында гомер кичерүче Закир Абдуллаев бирегә 2001 елда ук күченеп кайткан.

–Үзбәкстанда бик күп туганнарым яши, сайлауга да аларның якты киләчәге өчен тавыш бирергә дип килдем. Азнакай бик ошый, ул безнең икенче туган йортыбыз инде хәзер. Моннан китәсебез килми, – ди ул.

Шерзод Юлдашевның бирегә килүенә алты гына ай. Әти-әниләре артыннан килгән егет пешекче булып эшли. Ул Президент сайлауларында катнашучыларның иң яше дә иде.

– Үзебезнең илебезнең киләчәге өчен битара калып булмый. Безгә тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеген тудыручыларга рәхмәт, – ди Шерзод.

Анакайда алдан тавыш бирүне Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре үткәрде.

– Безнең сайлау участогы вәкилләре 14 октябрьдән 20сенә кадәр район-шәһәрләрдә эшләячәк. Элек сайлауларда илчелектә исәптә торган гражданнар гына тавыш бирүдә катнаша алса, хәзер илебез киләчәгенә битараф булмаган һәр Үзбәкстан гражданы тавыш бирергә килә ала. Моның өчен бары тик паспортың булу гына кирәк, – диде Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы, сайлау комиссиясе рәисе Фариддин Насриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев