Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ведомствоара террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Ведомствоара террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышында муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин бәйрәм көннәрендә җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар һәм чаралар белән таныштырды. Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы И.Шакиров полиция хезмәткәрләренең көчәйтелгән режимда эшләүләрен, башка хезмәтләр белән уртак план төзелүен хәбәр итте. ТР буенча...

Ведомствоара террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышында муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин бәйрәм көннәрендә җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар һәм чаралар белән таныштырды.
Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы И.Шакиров полиция хезмәткәрләренең көчәйтелгән режимда эшләүләрен, башка хезмәтләр белән уртак план төзелүен хәбәр итте.
ТР буенча Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Э.Мәрданшина районыбыз территориясендә миграция торышы белән таныштырды. М.Шәйдуллин авыл җирлекләрендә, шулай ук шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә законсыз яшәүче чит ил гражданнарын ачыклау буенча эшне көчәйтергә чакырды. Мондый закон бозу очраклары хакында гражданнар 7-30-87 телефоны буенча хәбәр итә ала.
Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы И.Хәкимов предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмаларының куркынычсызлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар хакында сөйләде.
Ведомствоара террорга каршы комиссия секретаре Р.Дәүләтшин 2012-2014 елларга терроризм һәм экстремизм профилактикасы буенча максатчан республика программасының өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ведомствоара террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды