Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда әҗәтләре күп җыелган шоферларны ачыклау максатыннан рейд үткәрелде

Штрафы булганнарны өлкән инспектор Валерий Черных мәгълүматлар базасы аша тикшерә Россия Эчке эшләр министрлыгы Азнакай бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закончалылыкны башкару буенча өлкән инспекторы Валерий Черных, пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков, Азнакай районара суд приставлары бүлеге суд пристав-башкаручысы Зөлфия Гәрәйшина, "Маяк" газетасы редакциясе һәм җирле радиотелевидение компаниясе журналистларының берләштерелгән рейды...

Штрафы булганнарны өлкән инспектор Валерий Черных мәгълүматлар базасы аша тикшерә

Россия Эчке эшләр министрлыгы Азнакай бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закончалылыкны башкару буенча өлкән инспекторы Валерий Черных, пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков, Азнакай районара суд приставлары бүлеге суд пристав-башкаручысы Зөлфия Гәрәйшина, "Маяк" газетасы редакциясе һәм җирле радиотелевидение компаниясе журналистларының берләштерелгән рейды юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны оператив кисәтү, административ җаваплылыкка тартылып та штрафларын үз вакытында түләргә теләмәүчеләрне ачыклау, әҗәтләре күп җыелганнарга карата закон нигезендә чара күрү максатыннан үткәрелде.

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, әлеге операциянең уңышлы узуында ЮХИДИ бүлекчәсе патруль экипажлары, участок уполномоченныйларының да тырышлыгы зур булды.

Рейд барышында шәһәрнең Әлмәт тракты буенча хәрәкәт итүче һәрбер автотранспорт чарасы диярлек тикшерелде. 12 яшькә кадәр булган балаларын махсус утыргычларда йөртмәгән 4, дәүләт теркәү номерлары танылмаслык дәрәҗәдә пычрак булган - 3, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән 5 кешегә административ беркетмә төзелде.

Туктатылган автомобиль хуҗаларының тиешле документлары ЮХИДИ һәм суд приставлары бүлеге мобиль компьютерларының мәгълүматлар базасы белән чагыштырылды, 2 әҗәтле кеше ачыкланды.

Алар 1000 әр сум күләмендәге штрафларын суд пристав-башкаручысына урында ук түләделәр. Болардан тыш, әҗәте 72 мең сумнан артып киткән бер автомобиль хуҗасының "ГАЗ-2705" маркалы йөк машинасына арест салынды.

Әлеге чара барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд пристав-башкаручысы документларын тикшерү өчен туктатылган һәрбер кешегә, Россия Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, штрафларны вакытында "сүндермәгән" очракта аның күләме ике тапкырга артуы, яки гаепленең 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә туртылу мөмкинлеге турында аңлаттылар.

Ни кызганыч, районда юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә җавапсыз караучылар саны бер дә кимеми, киресенчә, арта гына бара.

Быелның гыйнвар-февраль айларында ЮХИДИ бүлекчәсеннән Азнакай районара суд приставлары бүлегенә 1 миллион 670 мең сумлык штрафларны эзләп алу буенча 2 мең 298 башкару документы керүе шул турыда сөйли. Бүгенге көнгә 913 эшне карау тәмамланган, 670 мең сум штраф акчасы җыелган.

Язманы йомгаклап, автомобиль хуҗалары колагына җиткерәсе килгән сүз шул - штрафларны вакытында түләгез. Әҗәтләрегезне каплау өчен суд приставларының сезнең мөлкәтегезгә - запас тәгәрмәчләрегез, автомагнитолаларыгыз, банк хмсапларыгыздан алып автомашинагызга кадәр арест салуларын көтеп ятмагыз! Ә аларның моңа тулы хокукы бар.

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Сирин Райманов белдерүенчә, мондый рейдлар алга таба системалы төстә үткәреләчәк.

Наил АБДУЛЛИН,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда әҗәтләре күп җыелган шоферларны ачыклау максатыннан рейд үткәрелде