Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда территорияне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге бара

Шәһәр территориясен төзекләндерүне җайга салу максатыннан 1 июньнән алып 29 августка кадәр Азнакай шәһәре башкарма комитеты территорияне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге оештыра. Конкурста шәһәребезнең барлык оешма-предприятияләре, ТСЖлар, идарә компанияләре һәм аерым кешеләр дә катнаша ала. Бәйге "Йорт яны территориясен иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү",...

Шәһәр территориясен төзекләндерүне җайга салу максатыннан 1 июньнән алып 29 августка кадәр Азнакай шәһәре башкарма комитеты территорияне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге оештыра. Конкурста шәһәребезнең барлык оешма-предприятияләре, ТСЖлар, идарә компанияләре һәм аерым кешеләр дә катнаша ала.

Бәйге "Йорт яны территориясен иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү", "Иң яхшы квартал эче чәчәклеге", "Сәнәгать оешма-предприятияләре, сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары арасында иң яхшы чәчәклек", "Иң яхшы оешма чәчәклеге", "Иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе", "Шәһәрнең иң оста чәчәк үстерүчесе" кебек 6 номинациядә уздырыла.

Конкурста катнашучы эшләргә бәяне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүров җитәкчелегендәге жюри бирәчәк. Әлеге бәйгегә йомгак август ахырында Республика көненә багышланган чараларны бәйрәм иткәндә ясалачак. Һәр номинациядә җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә. Бәйге җиңүчеләренең уңышлы тәҗрибәләре киләчәктә шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрендә дә кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда территорияне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге бара