Азнакайда терлек азыгы хәзерләү чорына төзелгән махсус штаб катнашындагы семинар кискен тәнкыйть шартларында барды
Терлек азыгы хәзерләү чорына төзелгән махсус штаб катнашындагы семинар "Таллы Бүләк" АХҖК басуында узды. Киңәшмә кискен тәнкыйть шартларында барды. Чөнки "Союз-Агро" ҖЧҖ дән кала, районда бер генә хуҗалык та терлек азыгы хәзерләү буенча тулы куәтенә эшләми. Алай гына да түгел, сәндерәләренә бер уч печән салынмаган хуҗалыклар да бар. Авыл хуҗалыгы...
Терлек азыгы хәзерләү чорына төзелгән махсус штаб катнашындагы семинар "Таллы Бүләк" АХҖК басуында узды. Киңәшмә кискен тәнкыйть шартларында барды. Чөнки "Союз-Агро" ҖЧҖ дән кала, районда бер генә хуҗалык та терлек азыгы хәзерләү буенча тулы куәтенә эшләми. Алай гына да түгел, сәндерәләренә бер уч печән салынмаган хуҗалыклар да бар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов алга таба мондый сүлпәнлеккә юл куелмаска тиешлеген ассызыклады. Киңәшмәдә шулай ук терлек азыгы хәзерләү технологиясе, куркынычсызлык кагыйдәләре, сыйфат хакында эшлекле сөйләшү булды. Хезмәт хаклары, субсидия, премияләр нәкъ менә терлек азыгының сыйфатыннан чыгып түләнәчәк. Димәк, соңга калып, курага калган печән чабучылар аларга өмет итә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев