Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда пассажирлар автобуста нәрсә хакында сөйләшә

Лиза Нур Автобусның чираттагы тукталышында ишектән бәрелә-сугыла, аты-юлы белән сүгенеп бер исерек килеп керде. Аннан аңкыган исне сөйләп-аңлатмалы гына түгел, иснәп карарга кирәк. Кыскасы, сез тоемладыгыз. Әлеге ир-ат күзен акайтып утырырга урын эзләп карашы белән салонны айкаганда, һәркем урындыкка тагын да ныграк чүмәшеп, аның үзе яныннан ничек тә читтәрәк урнашуына...

Лиза Нур

Автобусның чираттагы тукталышында ишектән бәрелә-сугыла, аты-юлы белән сүгенеп бер исерек килеп керде. Аннан аңкыган исне сөйләп-аңлатмалы гына түгел, иснәп карарга кирәк.


Кыскасы, сез тоемладыгыз. Әлеге ир-ат күзен акайтып утырырга урын эзләп карашы белән салонны айкаганда, һәркем урындыкка тагын да ныграк чүмәшеп, аның үзе яныннан ничек тә читтәрәк урнашуына өмет итте. Ыспай гына киемле, ике кешелек урында берүзе барган туташ, бу карашның үзенә төртелүеннән сискәнеп, кисәк торып басты.

Шул мәлдә теге сәрхүш иркенәеп калган урынга бөтен гәүдәсе белән ишелеп төште. Әйтерсең хатыны җәеп куйган йомшак түшәк...


Ул арада булмады, үзенең халык арасында икәнлеген абайлап, исерек кулларын болгап "публика"га нидер сөйләргә маташты, аңлаешсыз мыгырданулар арасында "мин" сүзе генә аермачык яңгырап, ансы да тынлыкта ялгызы асылынып калды.


-Айнык чакта авызыннан бер артык сүз дә ычкындырмас, бик басынкы кеше үзе югыйсә, - дип әйтеп алды янәшәдәге апа. - Безнең элеккеге күрше ул. Хатыны белән аерылыштылар, башын тәмам эчүгә салган икән...


Янәшә утыргычтагылар бу искә түзә алмый берәм-берәм качышып бетте: берәүләре салонның иң артына күчте, кайтып җитәренә ерак калмаганнары саф һавада атлауны кулайрак тапты бугай. Автобус шоферы акча түләргә башына да кереп чыкмаса да, үзен хуҗа итеп тоткан бу сәрхүшкә озак түзә алмады, чираттагы тукталышта җилтерәтеп төшереп тә калдырды.

Исерекне күзе белән озатып калган халык аның арт шәрифендә пәйда булган олы таптан бу иснең нигә шулкадәр сасы булуын шәйләде. Шунда ук автобуска үткән кайры тунлы ханымның бушап калган утыргычка узуын күреп һәммәсе беравыздан дигәндәй, утырмавың хәерлерәк, дип хәлне аңлаттылар. Шуннан сүз ара сүз ялганып, китте фикерләшү, китте әңгәмә...


-Аракының бәясе тагын да артса, эчмәсләр, ул кадәр акчаны тора-салып сидеккә әйләндерәселәре килмәс!


-Белмим шул, эчеп-тартып азаланган ир-атны туктатырсың!


-Аның бит әле тәмәкесенең дә иң очсызы 40 тәңкәгә менәчәк икән. Минем иргә көненә ике кап җитми, ничекләр ташлатырга инде...


-Хатын-кыз һәр тиенен чутлап, әз генә "артык" акчасы булса балаларга әйбер, җиләк-җимешен алырга тырыша, бу ир-ат хәтле сансыз...


-Алай димә, арада әллә ниндиләре бар. Әнә, безнең бер күрше эчми, тартмый. Юкка-барга тавыш чыгармас, бик итәгатьле. Алпавытныкыдай өй салып керделәр.


-Аерылышканчы бу исерек ир дә менә дигән иде. Ул яшәү өчен, ул күршелеккә. Акчасын тиененә кадәр кайтарып бирә, балалары өчен үлә язып тора иде... Эчә башлагач, хатыны түзмәде, аерылышты. Ни җитми диген адәм баласына? Рәхәтләнеп, тормышның кадерен белеп яшә генә бит инде.


-Аның хәзер хатын-кызы да бик нәзберек. Сугыш чорыннан ук авыр эш эшләп үскән безнең әниләр исерек иргә дә түзде, итәк тутырып бала да үстерделәр. Безнең буын "кешедән яхшы түгел", "балаларны ятим итмим", дип түзде. Хәзер ирләре чак кына эчә башласа, хатын тизрәк аерылу ягын карый. Имеш, алар ир "тәрбиячесе" түгел. Көрәшеп, эчүдән туктату чарасын күреп тә карамыйлар. Балалар әтисез үсә, ир юкка чыга...


-Аракының иң очсызы 200 тәңкә була икән диләр, хак микән?


-Егерме тәңкәгә арта, сырасына да өстәлә, дип гәҗиттән укыдым.


-Аның бит хәзер эчкән хатын-кызы да күп. Ничек акча жәлләмиләр диген!


-Акчалары күптер, безнең хезмәт хакы айныкы-айга көчкә җитеп бара. Балаларга ипотека түләүгә дә анда-санда гына бирә алабыз.


-Әле ярый хөкүмәт коммуналь түләүләрне июльгә кадәр арттырмый тора икән. Ансын да ел башы белән үстереп куялар иде.


-Күңелеңне киң тот... Бернинди гарантия ...


Кызганыч. Бик тә кызыклы тоелган фикерләр агымы минем өчен шул урында өзелде. Тукталышым җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда пассажирлар автобуста нәрсә хакында сөйләшә