Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда малайлар күбрәк туган

Яңа туган сабый гаиләгә шатлык һәм бәхет алып килә. Шул кечкенә могҗизага күпме наз, мәхәббәт һәм яшәү мәгънәсе сыйган! Гаилә кыйммәтләрен саклау максатларында районда икенче ел рәттән яңа туган балаларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә. Быел аның Гашыйклар көненә - 14 февральгә туры килүе дә юкка түгел. 2014 елның яңа туган 14...

Яңа туган сабый гаиләгә шатлык һәм бәхет алып килә. Шул кечкенә могҗизага күпме наз, мәхәббәт һәм яшәү мәгънәсе сыйган! Гаилә кыйммәтләрен саклау максатларында районда икенче ел рәттән яңа туган балаларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә.

Быел аның Гашыйклар көненә - 14 февральгә туры килүе дә юкка түгел. 2014 елның яңа туган 14 нарасые - бәйрәмнең йөзек кашы булды.


Бәхетле гаиләләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм һәр балага бүләк белән 3 мең сум салынган конверт тапшырды.


Шулай ук предприятие-оешма вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары да үзләрендә эшләүче гаиләләргә бүләкләр белән килгән иде.


Күпчелек гаиләләр икенче баласын алып кайткан. Ә Актүбәдән Калистратовлар - бишенчесен!


- Улыбыз Илья яңа елның беренче көнендә - 1 гыйнварда туды. Һәрбер балабыз кадерле, көтеп алынган, - ди Зөлфия Калистратова. - Бер генә чарадан да калдырмыйлар. Мондый бәйрәм оештырганнары, безне зурлаганнары өчен зур рәхмәт!


Роман Агафоновны исә тантанага армиядән махсус чакыртып кайтарганнар.


-Молодец, барысына да өлгерә! - диде шаяртып хәрби комиссар Рәдиф Камалеев аны улы белән котлаганда.


Быел гыйнвар аенда булачак Ватан сакчылары күп туган: 62 баланың 34е - малайлар.


Азнакайдан Храмовлар игезәк кызларына карап сөенеп туя алмыйлар.


-Беренчебез малай. Кызлар туасын белгәч бик шатландым, ни дисәң дә кыз бала - әнисенең ярдәмчесе бит, - ди Эльвира Храмова.


Бу көнне яшь әти-әниләр адресына бик күп җылы теләкләр әйтелде, сәнгать осталары җырларын, биюләрен бүләк итте.


Резеда ШӘРИПОВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда малайлар күбрәк туган