Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда комбайннар парады узды

Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игеннәребез өлгерде. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Урак алдыннан комбайннар парадын уздыру, игенчеләр, район, авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләренең бергә-бергә җыелып алда торган мөһим кампания хакында фикер алышуы районда элек-электән килгән матур традиция ул. Дүшәмбе көнне иртә белән "Азнакай" АФ"...

Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игеннәребез өлгерде. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек.

Урак алдыннан комбайннар парадын уздыру, игенчеләр, район, авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләренең бергә-бергә җыелып алда торган мөһим кампания хакында фикер алышуы районда элек-электән килгән матур традиция ул. Дүшәмбе көнне иртә белән "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең уракка кузгаласы 25 комбайны басуга тезелеп куелган иде инде.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин механизаторлар белән очрашу барышында бөтен мөмкинлекләрне дә барлап, һәр минутны рациональ файдаланып, авыл һәм шәһәрлеләрнең уртак көче белән уракны югалтуларсыз, сыйфатлы башкарып чыгарга кирәклеген ассызыклады.

Очрашу вакытында комбайнчылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Муниципаль район башлыгы хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәт кешесенә игътибарны тагын да арттырырга кирәклегенә басым ясады. Көнне-төнгә ялгап эшләгән игенче вакытында хезмәт хакын, премияләрен дә алырга, башка төр кызыксындыру чаралары да оештырылырга тиеш.

Төштән соң район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре "Союз-Агро" ҖЧҖнең Актүбә бүлекчәсе басуларына кузгалды. Биредә 11 комбайн хәрби хәзерлектә иде инде.

22 нче җәен уракка керүче алдынгы механизатор Альберт Ишдәүләтов, ел саен нефть предприятиеләреннән җәйгә эшкә килүче Динар Миннибаев һәм Ленар Ситдыйковлар (рәсемдә) комбайннарының хәзерлеген кабат күздән кичерәләр. Башка игенчеләрнең дә кәефләре яхшы.

Шулай булмыйча, актүбәлеләр алдынгы технологияләрне кулланып, иң беренчеләрдән булып чәчү эшләрен башкарып чыктылар. Сабый баладай кадерләп тәрбияләгәч, басуларда бер чүп үләне күрмәссең, игеннәр уңган, урып-җыю технологиясе яхшы, хезмәт хакларын әйбәт вәгъдә итәләр, сөенеп эшлисе генә.

"Союз-Агро" ҖЧҖ директоры Ринат Вафин да Актүбә бүлекчәсенең җәмгыятьтә иң алдынгылар рәтендә булуын, төрле тәҗрибә уртаклашу семинарларының да нәкъ менә биредә узуын әйтеп үтте.

- Бу егетләр белән җимертеп эшләргә була, - ди җәмгыятьнең Актүбә бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәмсемөхәммәтов. - Игеннәрнең 44 процентын уҗым культуралары тәшкил итә. Гектарыннан уртача 25-30ар центнер уңышка исәп тотабыз. 2500 тонна сенаж, 3000 тонна печән, бер баш шартлы терлеккә 22 центнер азык берәмлеге хәзерләп куйдык.

Хуҗалыкта яңа технологияләрне кыю рәвештә кулланалар. Мәсәлән, быелгы уракта өр-яңа "Пензмаш" АҖ дә җитештерелгән "ОЗОН" ургычын сыныйлар. Ул җитештерү күләмен 40 процентка арттырачак дип фаразлыйлар белгечләр.

***

Мондый җаваплы һәм игелекле эш алдыннан район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре басудан кайтып кермиләр. Алдагы атнада урып-җыю техникаларын кабул итеп алу чаралары узды.

Безнең район бәйгедә өч район арасында беренчелекне алды. Ә шимбә көнне узган семинарда төп игътибар терлекчелек тармагына бирелде, анда хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү; мөгезле эре терлекләрне өстәмә тукландыру өчен яшел конвейер эшен алып бару; ит-сөт җитештерү; фермаларны кышка хәзерләү; шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

- Табигать тарафыннан бирелгән җәйге азык муллыгыннан файдаланып калырга кирәк. Барысына да өлгерү өчен тәүлекнең һәр сәгате бүленгән. Барлык хуҗалыкларда да уракка хәзерлек эшләре җентекләп тикшерелде, быел 114 комбайн басуларны иңләячәк. Күкрәп уңган игеннәребез әйбәт кенә уңыш вәгъдә итә. Бөртеген дә югалтмыйча игеннәрне җыйнап алу - бүгенге көндә төп максат әнә шул. Уңышлы гына барганда, уракны 1 сентябрьгә тәмамларга бурыч куябыз, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда комбайннар парады узды