Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда көндезге 27 мәктәп яны лагере эшли

Балаларның җәйге ялын оештыруга районда зур игътибар бирелә. Быел июнь аенда көндезге 27 мәктәп яны лагере эшли. Анда мең бала йөри. Йөз бала исә 7 мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеренда каникулларын файдалы итеп үткәрә. - Мәдәният, мәгариф, яшьләр, спорт учреждениеләре укучылар өчен төрле кызыклы чаралар оештыра. Мәктәпләр буенча йөреп,...

Балаларның җәйге ялын оештыруга районда зур игътибар бирелә. Быел июнь аенда көндезге 27 мәктәп яны лагере эшли. Анда мең бала йөри. Йөз бала исә 7 мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеренда каникулларын файдалы итеп үткәрә.

- Мәдәният, мәгариф, яшьләр, спорт учреждениеләре укучылар өчен төрле кызыклы чаралар оештыра. Мәктәпләр буенча йөреп, кино челтәре һәм планетарий хезмәт күрсәтә, - ди мәгълүмати-методик үзәк методисты Нәфисә Шәфыйкова.

Азнакай 5 нче урта мәктәбе дә, башкалар кебек, иртәдән балалар авазыннан гөрләп тора. Беренчедән алып җиденче сыйныфка кадәр барлыгы йөз бала каникул чорында да мәктәптән аерылмаган. Дүртенче сыйныфка күчкән Рәмзия Фәттахова кичерешләре белән уртаклашып:

-Өйдә бикләнеп утырганчы, җәйге лагерьда күңеллерәк. Монда дискотекага да барабыз, стадионда спорт уеннарында да катнашабыз, паркта уйныйбыз, экскурсияләр оештырыла, - дип санап китте.

Ул арада тәрбиячеләр балаларны рәткә тезеп, Мәдәният сараена чираттагы тамашага юл тоттылар.

Җәйге мәктәп яны лагерьлары ата-аналар өчен дә бик уңайлы. Беренчедән, бала - күзәтү астында, икенчедән, замана чире - компьютердан аерылып, виртуаль дөньядан чын тормыш казанында яшьтәшләре арасында кайнап яши.

Резеда Сәрвәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда көндезге 27 мәктәп яны лагере эшли