Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бәйрәм салюты 21.00 сәгатькә күчерелә

Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан 30 августта шәһәребездә зур бәйрәм уздырыла. Бу көнне көньяк-көнчыгыш микрорайонда 13.00 сәгатьтә «Яшьләр бакчасы» ачылачак. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 14.00 сәгатьтә Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына багышланган чәчәкләр композициясе...

Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан 30 августта шәһәребездә зур бәйрәм уздырыла.

Бу көнне көньяк-көнчыгыш микрорайонда 13.00 сәгатьтә «Яшьләр бакчасы» ачылачак.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 14.00 сәгатьтә Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына багышланган чәчәкләр композициясе конкурсы узачак; авыл хуҗалыгы продукциясе, «Татар ишек алды» күргәзмәләре эшләячәк; Азнакай һәм Актүбә сәнгать мәктәпләре мастер-класс күрсәтәчәк; шәһәр үзешчәннәре, тынлы оркестр концертын тамаша кылырга мөмкин булачак.

Бәйрәм тантанасының төп өлеше 16.00 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында башлана.

Биредә азнакайлыларны һәм кунакларны республика, «Татнефть» ААҖ, район җитәкчеләренең котлавы, предприятие-оешмаларның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, эстрада йолдызлары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Фирдүс Тямаев, «ТАТАР STAR» төркеме, Башкортстан Республикасының "Мирас" дәүләт бию ансамбле чыгышы көтә.

Тантана 21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бәйрәм салюты 21.00 сәгатькә күчерелә