Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 31 гаиләгә сыер саву аппаратлары тапшырылды

10 авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 4 баштан артык мал асраучы 31 гаиләгә сыер саву аппаратлары тапшырылды. Әлеге матур традиция муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән 2012 елда башлангыч алган иде. Савым сыерлар асраучы хуҗалыкларның саны буенча стәрлелеләр районда беренче урында бара. Быел исә сыерларның саны узган елгы белән чагыштырганда...

10 авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 4 баштан артык мал асраучы 31 гаиләгә сыер саву аппаратлары тапшырылды. Әлеге матур традиция муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән 2012 елда башлангыч алган иде.

Савым сыерлар асраучы хуҗалыкларның саны буенча стәрлелеләр районда беренче урында бара. Быел исә сыерларның саны узган елгы белән чагыштырганда тагын 100 башка арткан. Бу көнне аларга 10 аппарат тапшырылды.

... Кояш нурлары сүрәнләнеп, көтү кайткан чорга Стәрле авыл халкы Мәдәният йорты каршына җыелды. Фәтхулла хәзрәт изге теләкләрен теләп, дога укыганнан соң, бәйрәмне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин дәвам итте. Ул районыбыз халкы табыннарын ит-сөт белән баетучы мал хуҗаларына олы рәхмәтен белдерде, авыр эшләрендә уңышлар теләде. Тәбрикләүләргә хуҗалык җитәкчеләре, депутатлар кушылды, ә авыл үзешчәннәре бик матур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Әнә шулай бу чара авыл бәйрәменә әйләнде.

- Тансыклаган мондый бәйрәмнәр. Район башлыгы шәхсән үзе килеп котлагач, бигрәк тә сөендек. Шундый ихтирам һәм игътибар булганда дәртләнеп эшлисең, - ди савым аппараты алган Зөләйха ханым Мусина. - Аллага шөкер, көнгә 70 әр литр сөт савам. Сөт җыю бик яхшы оештырылган, 5әр машина белән йөриләр. Аена 25әр мең керемебез була.

- Авылда мал-туарсыз булмый инде ул, - дип сүзгә кушыла Әлфия Сабирҗанова. - Ите-сөте, мае дигәндәй, барысы да үзеңнеке. Шәһәр кибетләреннән нәрсә алып ашаганыңны белми йөргәнче, үземнеке, чиста дип ашыйсың. Көнгә бер сыердан 20 шәр литр сөт савам. Бозау, үгезләребез бар. Мал асрамыйча яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Гаиләгә өстәмә керем ул, балаларны укытканда аеруча ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 31 гаиләгә сыер саву аппаратлары тапшырылды