Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 26 объект капиталь төзекләндереләчәк

Моннан тугыз ел элек кабул ителгән "Коммуналь торак хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек фонды турында"гы Федераль Закон кысаларында Азнакай муниципаль районында сигезенче ел рәттән инде озак еллар кулланылышта булган йорт биналарын капиталь ремонтлау, эчке коммуникация җиһазларын яңаларына алыштыру бара. Шушы вакыт эчендә әлеге программада 210 (шуларның 26сы - быел) торак йорт катнашты....

Моннан тугыз ел элек кабул ителгән "Коммуналь торак хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек фонды турында"гы Федераль Закон кысаларында Азнакай муниципаль районында сигезенче ел рәттән инде озак еллар кулланылышта булган йорт биналарын капиталь ремонтлау, эчке коммуникация җиһазларын яңаларына алыштыру бара. Шушы вакыт эчендә әлеге программада 210 (шуларның 26сы - быел) торак йорт катнашты.

Эшнең бүгенге торышы турында сөйләвен үтенеп, без "Капиталь төзелеш идарәсе" муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Наил КАМИЛОВКА мөрәҗәгать иттек:

-Безнең предприятие ремонт уздыручы подрядчы оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора, алар башкара торган эшләрнең сыйфатына, техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы чараларының үтәлешенә күзәтчелек итә.

Быел Азнакай районының капиталь ремонт эшләре бара торган 26 объектында (аларның 18е шәһәрдә, 5е - Актүбәдә, 2се - Җиңү бистәсендә, 1се Мәлбагыш авылында) 13 подрядчы оешма эшли. Алар - "Азнакай электр челтәрләре", "Инженерлык челтәрләре", "АльмаСтрой", "Азимутстрой", "Азнакай ПМК"сы, "УниверсалСтрой", "Полимерстрой", "ТехноСтройИнвест", "Жилкомсервис", "СМУ-37", "Стройремонтсервис", "Монолит", "ЖилЭнергоСервис-Азнакай" җаваплылыклары чикләнгән җәмгыятьләр. Исемлекне тулысынча китерүемнең сәбәбе шунда - ремонт уза торган йортларда яшәүче һәр милекче үз фатирында эш алып баручы оешманың, мастерның исемен белергә, аларның эшчәнлегенә күзәтчелек итеп торырга, канәгатьсезлек туган очракта бу турыда тиешле органнарга, шул исәптән безгә, шикаять бирергә яки хәбәр итәргә хокуклы.

Һәр атнаның сишәмбе көнендә район җитәкчеләре катнашында ремонт-төзелеш эшләрен алып баручы ҖЧҖ вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрәбез. Анда атналык эшкә анализ ясала, безнең тикшерүчеләр ачыклаган кимчелекләрне дәлилләүче рәсемле слайдлар күрсәтелә, җитешсезлекләрне бетерү юллары һәм аның төгәл вакыты билгеләнә. Шулай ук ремонт бара торган йортларда яшәүчеләрдән кергән хәбәр, тәкъдимнәр дә карала. Әйтик, шәһәрнең Ленин урамы, 37 йортта торучылар "Монолит" җәмгыяте япкан түбәнең сыйфатсыз булуыннан зарланганнар иде. Бүгенге көндә андагы кимчелекләр төзәтелә.

Бер үк вакытта "УниверсалСтрой" (җитәкчесе Гөлүс Борһанов), "СМУ-37" (Илдар Вәлиев), "Азимутстрой" (Ленар Мөхәммәтшин), "Инженерлык челтәрләре" (Наил Шәмсетдинов), "Азнакай ПМК"сы (Марсель Сәмигуллин) ҖЧҖләрнең яхшы эшләвен, торак милекчеләренең алардан канәгать булуын билгеләп үтәсем килә.

Мәсьәләгә турыдан-туры кагылмаса да, минем ремонт башкаручы һәр оешма вәкилен үзләренең фирма исеме, логотибы төшерелгән махсус эш киеменнән күрәсем килә. Үз оешмалары өчен бу аларның горурлыгын да, башкарган эшләренә җаваплылыгын да арттырыр иде.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 26 объект капиталь төзекләндереләчәк