Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының "Маяк" газетасына язылучыларны яңа ел бүләкләре көтә

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Узган атнада Азнакай почтамтында Әбүнәче көне узды, анда 58 кеше язылып, аларның күпчелеге "Маяк" газетасының даими укучылары иде. Бу көнне "Маяк" ка язылган һәр кеше газетага язылу бәясеннән ким булмаган бүләккә - затлы китапка ия булды. "Маяк" үзе көтеп алган бүләк бит ул. Әле китаплар да бирәсез мени?...

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Узган атнада Азнакай почтамтында Әбүнәче көне узды, анда 58 кеше язылып, аларның күпчелеге "Маяк" газетасының даими укучылары иде. Бу көнне "Маяк" ка язылган һәр кеше газетага язылу бәясеннән ким булмаган бүләккә - затлы китапка ия булды.
"Маяк" үзе көтеп алган бүләк бит ул. Әле китаплар да бирәсез мени? Яңа ел бүләге булсын, эшләрегез уңышлы барсын! - ди-ди сөенеп, редакция хезмәткәрләренә матур теләкләрен җиткерделәр газета укучыларыбыз.
Без "Маяк" газетасын көтеп кенә торабыз. Чөнки бөтен яңалыкны район газетасыннан беләбез. Әмма кайбер көннәрне аны соңарып тараталар (Ленин урамы, 20 йорт). Бу очракта белдерүләрне дә соң укыйбыз бит. Мәсәлән, бер атнада җомга газетасын шимбә көнне генә тараттылар да, мин районда ярминкә буласын да белми калдым.
Бер тапкыр акчам булмагач, газетага языла алмадым, - ди исемен күрсәтмәвен сораган бер ханым. - Үземне утрауда адашып калгандай хис иттем. Бер айны көчкә уздырып җибәрдем дә, түзә алмадым, кире язылдым. Телевидение программасыннан башка гына арзанрак хактан яздыртып булмыймы икән? Бер елны хәтерлим: теләгән кеше программа белән, кирәкмәгәне программасыз язылды. Аз булса да акча янга калган иде. Без әллә никадәр газетага язылабыз, барысында да программа. Нигә инде ул шулкадәр.
"Маяк" газетасының бер саны кирәк иде. Ничә көн эзлим инде һич таба алмыйм. Быел һичшиксез алдырам, гел кирәге чыга аның, - дип язылырга ашыкты Дамира ханым.
Гәҗитне күбрәк өлкән яшьтәгеләр укый бит. Әхлак темасына булган мәкаләләрне бик яратып укыйбыз. Ә менә җомга саны кушымтасын бик яратып бетермибез. Рекламалар да бик күп урынны ала. Күбрәк үз районыбыз турында укыйсы килә.
Ә икенче бер укучыларыбыз исә җомга кушымталарын укып, бөтен ил яңалыклары белән танышып барабыз, дип хуплыйлар. Кыскасы, һәркемнең үз зәвыгы, үз кызыксынуы шул.
Ә без сезнең тәкъдим, үтенечләрне истә тотып, газетабызны тагын да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итү өчен бар тырышлыгыбызны куярбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районыныћ