Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы авыллары халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

"Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне Азнакай муниципаль районының Кәкре Елга һәм Урманай авыл җирлекләрендә узды. Ассоциация тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 2011 елдан башлап уздырылып килә. Әлеге проект ярдәмендә хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләр, шәхси милеккә, варислыкка, административ һәм гаилә...

"Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне Азнакай муниципаль районының Кәкре Елга һәм Урманай авыл җирлекләрендә узды.

Ассоциация тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 2011 елдан башлап уздырылып килә. Әлеге проект ярдәмендә хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләр, шәхси милеккә, варислыкка, административ һәм гаилә хокукларына һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча 300 меңнән артык Россия гражданы үз хокукларын яклый алган.

Бу көнне халыкны ТРның төрле министрлык һәм районыбызның халыкка юридик ярдәм күрсәтә торган учреждение вәкилләре кабул итте.

Ассоциация аппараты җитәкчесе Минфаик Вафин:

- Россия Федерациясендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча федераль канун чыкканчы ук инде безнең республикада бу эш алып барыла иде. Соңрак әлеге канун Татарстанда да кабул ителде. Төп оештыручы булып "Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге тора. Эшне үзебез планлаштырабыз. Бу хакта алдан ук җитәкчелек белән килешеп, айга 1 тапкыр республикабызның берәр районына чыгып, менә шушындый кабул итүләр оештырабыз. Төркемебездә төрле өлкәләр буенча җаваплы 10-15 кеше эшли. Сорауларга күбесенчә урында җавап бирәбез. Хәл ителмәгән мәсьәләләрне белгечләребез теркәп, министрлыкларга кайткач тиешле чараларын күрәләр. Башкарылган эшләрнең хисабы алып барыла. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе бар дип саныйм. Шулай булмаса, халык мондый очрашуларга килмәс тә иде.

- Авыл халкы кискен мәсьәлә булмаса, район үзәгенә барып йөрми бит ул. Бу транспорт, вакыт юклык һәм башкалар белән бәйләнгән. Биредә исә төрле проблемаларны чишү юлын урында ук табарга була. Тәҗрибәле белгечләр халыкка һәр сорау буенча эчтәлекле җаваплар бирәләр. Мин дә үз соравыма тиешле җавапны алдым, кабул итүдән канәгатьмен, - ди Энҗе Нәбиуллина.

Авыл кешеләре мондый очрашуларның ешрак оештырылуын тели. Шушындый халык кабул итүләре буласын белеп, тирә-күрше авыллардан да килүчеләр бар. Олы яшьтәгеләрне сәламәтлек саклау, пенсия өлкәсендәге мәсьәләләр борчыса, яшьләр төрле субсидияләр, җир һәм милек хосусыйлаштыру кебек сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Ильмира КАМАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы авыллары халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде