Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре XXVII кышкы спартакиадада өченче урынны яулады

Бөтен дөньяны Олимпия уеннары шаулатканда, спортны яратканнар үзләре дә чаңгы-тимераякка баса яки спорт залларында ешрак шөгыльләнә башлый. Ә менә "Татнефть" ААҖндә әлеге вакытта XXVII кышкы спартакиада уеннары бара. Шушы көннәрдә компаниянең идарә һәм подразделение командалары арасында "Елховнефть"нең "ЯН" тау чаңгысы комплексында чаңгычылар һәм сноубордчылар арасында ярышлар булып узды. Анда барлыгы...

Бөтен дөньяны Олимпия уеннары шаулатканда, спортны яратканнар үзләре дә чаңгы-тимераякка баса яки спорт залларында ешрак шөгыльләнә башлый.

Ә менә "Татнефть" ААҖндә әлеге вакытта XXVII кышкы спартакиада уеннары бара. Шушы көннәрдә компаниянең идарә һәм подразделение командалары арасында "Елховнефть"нең "ЯН" тау чаңгысы комплексында чаңгычылар һәм сноубордчылар арасында ярышлар булып узды. Анда барлыгы 36 команда катнашты. Башка елларга караганда, таудан төшү юллары Тау шуу спорты федерациясе кагыйдәләренә нигезләнеп ясалган иде. Бу спортчыларга таудан шуганда өстәмә җаваплылык өстәде. Мәсәлән, сноубордчылар ярышкан юлга егерме өч маяк куелган булса, чаңгычылар өчен утыз дүрт билге куелды. Бу узган еллардагыдан нык аерыла.


Таудан шуу ярышларында "Азнакайнефть" идарәсе данын 3 нче нефть һәм газ чыгару цехы операторы Виталий Сәлимов (сноуборд) , 5 нче нефть һәм газ чыгару цехы геологы Регина Тюшина (тау чаңгысы), идарә аппаратының әйдәр инженеры Айрат Гафуров катнашындагы команда яклады.


Быелгы ярышларга тагын бер яңалык кертелгән иде. Ул да булса, вакытны күрсәтүче электрон табло. Бу кайбер "шома" командаларга кыенлык китерсә, азнакайлыларга уңышка ирешү, гадел хөкем карары чыгару өчен яхшы сәбәп булды. Узган елларда үз вакытыңның хөкемдарларныкыннан аермалы булуын, ягъни дөреслекне үзеңә исбатларга туры килгән булса, быел андый нәрсәнең кирәге калмады.


Нәтиҗәдә, азнакайлылар хуҗалардан һәм "Әлмәтнефть" идарәсе командасыннан гына калышып, өченче призлы урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре XXVII кышкы спартакиадада өченче урынны яулады