Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районында көненә 106 тонна сөт җитештерелә

Көненә 106 тонна сөт җитештереп, терлекчеләребез республика күләмендә беренчеләр унлыгына басты. Быел узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр саны 700 башка артты һәм 23700 гә җитте. Азнакайлылар ел азагына мөгезле эре терлекләрне 25 мең башка җиткерү бурычын куйдылар. Малларның көрлеге, үлем-китемгә юл куймау - терлекчелектә төп бурычларның берсе. Әлеге...

Көненә 106 тонна сөт җитештереп, терлекчеләребез республика күләмендә беренчеләр унлыгына басты.
Быел узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр саны 700 башка артты һәм 23700 гә җитте. Азнакайлылар ел азагына мөгезле эре терлекләрне 25 мең башка җиткерү бурычын куйдылар. Малларның көрлеге, үлем-китемгә юл куймау - терлекчелектә төп бурычларның берсе. Әлеге максаттан бүген сыйфатлы терлек азыгы җитештерүгә зур игътибар бирелә. Терлек азыгында аксым дефицитын исәпкә алып һәм аны тагын да сыйфатлырак, туклыклырак итү максатыннан, авыл хуҗалыгы җитәкче-белгечләре 6500 гектардагы берьеллык үләннәрнең 60 процентына борчак чәчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районында көненә 106 тонна сөт җитештерелђ