Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кешесе үз фатирында притон оештырган

Актүбә бистәсендә яшәүче Васильев үзенең фатирында притон оештыра: анда наркотиклар кулланалар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре берничә тапкыр Васильев яшәгән фатирга киләләр һәм наркотиклар кулланган кешеләргә тап булалар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларны табиб билгеләмәсеннән башка наркотиклар кулланган өчен административ җавапка тарталар. Моннан кала гаепләнүчегә притон тотуны туктату турында язмача кисәтү дә...

Актүбә бистәсендә яшәүче Васильев үзенең фатирында притон оештыра: анда наркотиклар кулланалар.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре берничә тапкыр Васильев яшәгән фатирга киләләр һәм наркотиклар кулланган кешеләргә тап булалар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларны табиб билгеләмәсеннән башка наркотиклар кулланган өчен административ җавапка тарталар. Моннан кала гаепләнүчегә притон тотуны туктату турында язмача кисәтү дә ясала.

Әмма хокук бозучы болардан үзенә нәтиҗә ясамый, законсыз гамәлләрен дәвам итә. Чираттагы тикшерү вакытында аның торагында янә наркотиклар кулланган кешеләр тоткарлана. Моннан кала тентү вакытында составында наркотиклар булган савытлар табыла.

Җинаять эшен караганнан соң, суд Васильевны РФ Җинаять Кодексының 232 маддәсе 1 өлеше (наркотиклар куллану максатында притон тоту) һәм 228 маддәсе 1 өлеше (сату максатын күздә тотмыйча законсыз рәвештә наркотик чаралар хәзерләү, саклау) каралган җинаятьләрдә гаепле дип тапты һәм 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Васильев аны катгый режимдагы төзәтү колониясендә үтәргә тиеш.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кешесе фатирында притон оештырып яткан