Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре яхшы хезмәт итә

Данил Хәлиуллин белән Рамил Шәйхетдинов хәрби хезмәткә узган елның декабрендә чакырыла. Самарада яшь солдатлар курслары үткәч, ант кабул итеп, икесе дә бер частька Киров шәһәренә җибәрелә. Данил радиолокация станциясе операторы, Рамил элемтәче итеп билгеләнә. Хәрби белгечлекләрен яхшы үзләштергән, тырыш, үз бурычларын аңлап эш иткән егетләр хәрби часть командирының Мактау грамотасына...

Данил Хәлиуллин белән Рамил Шәйхетдинов хәрби хезмәткә узган елның декабрендә чакырыла. Самарада яшь солдатлар курслары үткәч, ант кабул итеп, икесе дә бер частька Киров шәһәренә җибәрелә. Данил радиолокация станциясе операторы, Рамил элемтәче итеп билгеләнә.

Хәрби белгечлекләрен яхшы үзләштергән, тырыш, үз бурычларын аңлап эш иткән егетләр хәрби часть командирының Мактау грамотасына лаек була.

Бу хакта мәгълүмат алган район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре куанычлы хәбәрне аларның әти-әниләренә җиткереп, алар белән элемтәгә керә.

Данилның әтисе Рамил Әнвәр улы шәхси предприятие җитәкчесе. Әнисе Гөлнара Тәлгать кызы сәүдә челтәрендә җитәкче. Данил хәрби хезмәткә киткәнче Әлмәт политехник техникумын тәмамлап, әтисенең компаниясендә эшли.

Рамил дә тырыш, яхшы гаиләдә үсә. Әтисе Рәшит Шаһбан улы "Ремстройсервис" җәмгыятендә машинист-бульдозерчы, әнисе Рәзилә Әләм кызы Азнакай шәһәр башкарма комитетында тендор буенча әйдәр белгеч. Рамил Лениногорск нефть техникумында слесарь һөнәре ала. Шинель кигәнче эшләргә дә өлгерә. Абыйсы Илнур да армиядә хезмәт иткән, хәзер УТТда машина йөртүче булып эшли. Сеңелләре гимназиядә укый.

Әнә шулай егетләрнең икесе дә тату, матур гаиләләрдә тәрбияләнеп, чын ир-егет булып үскәннәр. Әти-әниләре генә түгел, без, райондашлары да алар белән горурланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егетләре яхшы хезмәт итә