Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл өчен янып яшиләр

Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Илмира Әхтәмова чыгышының башында ук иң зур проблема булып торган су белән тәэмин итү мәсьәләсенең уңай хәл ителүен ассызыклады. Бу эш 2013-15 елларга планлаштырылса да, район җитәкчеләре аны 2012 елда ук башлап җибәрергә ныклы ярдәм күрсәттеләр, 5,8 километрда яңа торба сузылды, - диде ул сөенечен авылдашлары...

Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Илмира Әхтәмова чыгышының башында ук иң зур проблема булып торган су белән тәэмин итү мәсьәләсенең уңай хәл ителүен ассызыклады.

  • Бу эш 2013-15 елларга планлаштырылса да, район җитәкчеләре аны 2012 елда ук башлап җибәрергә ныклы ярдәм күрсәттеләр, 5,8 километрда яңа торба сузылды, - диде ул сөенечен авылдашлары белән уртаклашып.

Бу авылда халык үзенең активлыгы, ярдәмчеллеге, үз туган ягы өчен җан атуы белән аерылып тора. Су кертүдә дә авыл халкы бердәм булып зур тырышлык куйган. Авыл егете Илгиз Галиев документлар белән эшләүдә ярдәм күрсәткән. Депутат, ирекле янгын командасы җитәкчесе Мөсәвир Кәримов тракторына урнаштырылган эретеп ябыштыру агрегаты белән торбаларга күзәтчелек итә. Алар тишелә калса, шунда ук ямап та куя. Ике катлы йортлар тирәсенә тәгәрмәчле чүп арбасы да ясап куйган, су колонкаларын көйләгән.

Мәлбагышның зиратын зурайтуда Рамил Гайнанов, Рәмзил Кәримов, Рәзил Йосыпов зур тырышлык куйган. Депутатлары Рәис Әхмәтшин ярдәме кермәгән бер генә эш тә юк: узган ел янгын куркынычсызлыгына каршы сусаклагыч яңартылган, буа янына халык өчен бик матур ял итү урыны ясалган. Нефтьче авылдашлары күперләрне төзекләндерүдә, юлларны чистартуда башлап йөри.

Авылда чисталык, экологиягә ныклы игътибар бирелә. Нәҗип Шәрәфетдинов үз техникасы белән авылны әйләнеп, чүп җыя. Чисталык та саклана, авыл халкына да уңайлы.

Мәлбагыш, Түбән Якый, Танаевка, Каменка һәм Елгабаш авылларын үз эченә алган Мәлбагыш җирлегендә барлыгы 849 кеше исәпләнсә, күпчелеге яшьләр. Яшьләр лидеры Минзилә Вафина бик яхшы оештыручы. Авылны төзекләндерүдә дә үз өлешләрен кертәләр. Мәсәлән, буа ярына 100дән артык агач утыртканнар. Актив яшьләрнең берсе - Рәшит Хәкимуллин, ул авылда спорт түгәрәкләре оештырган.

Җирлектә балалар бакчасы, 9 еллык мәктәп уңышлы гына эшләп килә. Моңа кадәр бакчада ризыкны су ташып пешерсәләр, быел бу мәсьәлә уңай хәл ителгән. Мәлбагышлыларны зур борчуга салганы: мәктәп. Дүрт дистә елга якын гомер кичергән мәктәп бик нык таушалган. Аның түбәсен яңартырга, тәрәзәләрен алыштырырга кирәк. Авыл башлыгы шулай ук халыкка социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә дә кайбер борчулы мәсьәләләргә тукталды. Мәлбагышта саклык кассасы ябылган, хат ташырга кеше табып булмый икән. Эш сәгатьләре кыскартылу сәбәпле, почта хезмәткәренең хезмәт хакы кимегән. "Хат ташучы халык белән эшли, пенсия, субсидия, гәҗит-җурналларны да тарата. Авылда өлкән яшьтәгеләр бик күп. Аларга кая да булса барып акча түләү, пенсия артыннан йөрү бик авыр", - дип авыл башлыгы бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итүдә ярдәм сорап район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

Мәлбагыш авыл җирлегендә эшмәкәрлек, крестьян-фермерлык хуҗалыгы зур үсеш алган. Кыяр, помидор, кәбестә үстерүче, каз, мөгезле эре терлек асраучы Руслан Хөсәеновны районда белмәгән кеше юктыр. Райпо кибетләреннән кала, Түбән Якыйда эшмәкәр Руслан Заһитов, Мәлбагышта Венера Хөсәенованың шәхси кибете халыкны кирәкле көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп тора. Үз эшмәкәрләре, фермерлар авылның таянычы, төрле чараларны уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр дә.

Җыелышта катнашучы халык та бик актив булды. М. Кәримов авылдашларын капка төпләрен, ихаталарын чиста тотарга, агач, чәчәкләр утыртырга чакырды. Мәчеткә йөрүчеләр газ, су өчен түләүләрнең күп булуы, бу максатта хәер акчасының гына җитмәвен әйттеләр. Шулай ук мәлбагышлылар якындагы Актүбә сырхауханәсендә кайбер бүлекләр ябылуга ризасызлык белдерделәр.

Җыелышта район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты һәм чыгыш ясады, күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. мөмкинлектән чыгып кайбер мәсьәләләне чишүдә ярдәм күрсәтеләсен әйтте.

Җыелыш авыл активистларын, алдынгыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл өчен янып яшиләр