Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сукырлар җәмгыяте филиалы төзелде

Район җитәкчеләре белән берлектә күзләре күрмәүче кешеләрнең проблемаларын хәл итү ниятеннән сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә оешмасы каршында Азнакай филиалын булдыру турындагы тәкъдим белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова чыгыш ясады. Ул «2011 - 2015 елларга һәркемгә уңайлы мохит» дәүләт программасының районыбызда ни рәвешле тормышка ашырылуы турында...

Район җитәкчеләре белән берлектә күзләре күрмәүче кешеләрнең проблемаларын хәл итү ниятеннән сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә оешмасы каршында Азнакай филиалын булдыру турындагы тәкъдим белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова чыгыш ясады.

Ул «2011 - 2015 елларга һәркемгә уңайлы мохит» дәүләт программасының районыбызда ни рәвешле тормышка ашырылуы турында сөйләде:

- Бүген районда 4,5 мең кеше, алардан күрү буенча - якынча 160, шул исәптән балалар да, инвалид булып санала. Сукырлар өчен 9нчы мәктәп янындагы юлларда тавыш сигналлары булган светофорлар урнаштырылды, социаль объектларга керү өчен шартлар тудырыла, бордюрлар ремонтлана. Поликлиниканың 1 нче катында махсус кабинет булдырылды. Ишек янындагы төймәгә басып, килгән кешене бүлмәгә озату өчен персоналны чакырырга мөмкин. Флюорография бүлегендә гигиена бүлмәсенең ишекләре киңәйтелде.

Сукырлар өчен Лаеш интернат-мәктәбендә Азнакайдан 10 бала белем ала.

Сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә оешмасы рәисе Артем Пахарев шәхси тернәкләндерү программасын кайчан һәм ни рәвешле алып булуы, инвалидка нинди техник җайланмалар, санаторийга путевкалар бирелергә тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук күрү буенча инвалидлар махсус эт сорарга мөмкин.

- Бөгелмәдә мәгълүмати технологияләр укыту буенча түгәрәк оештырдык, хәзер инвалидлар интернетның социаль челтәрендә аралаша ала. Мондый түгәрәкне Азнакайда да ясап була, - дигән тәкъдим белән чыкты Артем Викторович. - Билгеле көннәрдә бушка бассейнга йөрү, тренажер залында шөгыльләнүне дә оештырып була.

Җәмгыять секретаре Римма Ишкова күрмәүчеләр өчен ясалган кайбер техник чаралар белән таныштырды. Яңа җайланмалар: тавыш ярдәмендә идарә итеп була торган телефон, компьютер, JPS-навигацияләр сукыр кешегә тирә-якта ориентлашырга, үзе яшәгән шәһәр белән танышырга ярдәм итә.

Илебездә "сөйләшә торган китап" концепциясе булдырылды. Хәзер китапханәләрдә әсәрнең аудиоверсиясен алып була. Үзәк район китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гөлүсә Харисова: "Аудиокитапларны районыбызда 10 инвалид куллана, китапханәче дискны өйгә дә китерергә мөмкин", - диде һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен китапханәдә мәдәни чаралар уздыру гадәтен кайтарырга тәкъдим итте.

Инвалидлар җәмгыяте рәисе Канәгать Якупова һәрдаим ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, соңгы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды:

- Җәмгыятебездә 1060 кеше санала. Бездә коммерция эшчәнлеге дә оешкан, ул өлкәдә 5 инвалидыбыз эшли. Җәмгыять әгъзалары бушлай хокукый консультация ала. Кышын авыл җирлекләрендә 27 башлангыч оешманың оештыру җыелышын уздырдык.

Үзәк район сырхауханәсенең баш табиб урынбасары Ирек Газизуллин һәм социаль ярдәм күрсәтү идарәсе вәкиле Айгөл Шәвәлиева инвалидлык алу өчен медицина шаһитлеге узу кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Сукырлар җәмгыяте филиалы рәисе вазифаларын башкаручы итеп Илүзә Миргасимова сайланды.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев