Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киң кырлы сәләткә ия укытучы

Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында Актүбә 1 нче урта мәктәбендә югары квалификацияле биология укытучысы Зинфира Мөхтәсарованың иҗат кичәсе узды. "Безнең иң яхшы укытучы" грантын откан, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен ТР күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучының иҗаты белән кунакларның күбесе беренче тапкыр танышты. Кичәдә Зинфира Зиннәтулла кызының төрле темаларга багышланган шигырьләре,...

Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында Актүбә 1 нче урта мәктәбендә югары квалификацияле биология укытучысы Зинфира Мөхтәсарованың иҗат кичәсе узды.

"Безнең иң яхшы укытучы" грантын откан, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен ТР күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучының иҗаты белән кунакларның күбесе беренче тапкыр танышты.

Кичәдә Зинфира Зиннәтулла кызының төрле темаларга багышланган шигырьләре, хикәяләре яңгырады, укучылар аның әкиятләрен сәхнәләштерде.

Ул укучыларына да шигырьләр язуда, төрле әдәби конкурсларда катнашырга ярдәм итә. 9 "А" сыйныфы укучысы Руслан Сафин укытучысына мәктәп турында үзе язган җырын бүләк итте.

Зинфира Мөхтәсарова исеменә бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Бу кичә укытучының балаларга белем генә биреп калмыйча, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирүдә дә зур көч куюын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев