Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Истә, мәңгегә истә …

Узган атнада Яшьләр үзәге кайгылы дата 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясен оештырды. Акция, сугыш башлану төнен хәтерләтеп, соң гына кичен башланды. Геройлар аллеясыннан узып баручылар сәерсенеп: «Ни булды икән?» дип тукталып калсалар да, нинди чара икәнлеген белеп алгач, үзләре дә сугышта һәлак булучыларны...

Узган атнада Яшьләр үзәге кайгылы дата 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясен оештырды.

Акция, сугыш башлану төнен хәтерләтеп, соң гына кичен башланды. Геройлар аллеясыннан узып баручылар сәерсенеп: «Ни булды икән?» дип тукталып калсалар да, нинди чара икәнлеген белеп алгач, үзләре дә сугышта һәлак булучыларны искә алу өчен яшьләр төркеменә кушылды.

«Хәтер шәме» акциясенә «Бердәм Россия» сәяси партиясе җирле бүлекчәсе әгъзалары, яшь гвардиячеләр, әфганчылар клубы, «SаMоSтоятельные дети», хәрби-диңгез флоты ветераннары кушылды. Район предприятие һәм оешма яшьләре сафларда шәмле утлар белән Геройлар аллеясыннан мәңгелек утка кадәр үтте.

Митингта ветераннар адресына рәхмәт сүзләре белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов чыгыш ясады. Ветеран Иван Енин сугыш чоры хатирәләрен искә төшерде. Чыгыш ясаучылар арасында локаль конфликтларда катнашучылар да бар иде.

Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев