Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшьләр бәйрәм иттеләр 

Азнакайда Яшьләр көнен зурлап билгеләп үттеләр. Ул "Шифа" мәйданында үтте.


Яшьләрне сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев үзенең изге теләкләрен җиткерде.
- Яшьләр - безнең киләчәгебез, ышанычыбыз, җәмгыятебезнең нигезе. Районыбызда 15 меңнән артык яшьләр яши. Алар районыбыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр, - диде җитәкче.
Тантана барышында хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Бу көнне яшь гаиләләргә торак сертификатлары да тапшырылды. Муллагалиевлар, Әхмәровлар, Шәйхуловлар, Җиһаншиннар гаиләләренең зур шатлыгын җитәкчеләр дә уртаклашты.
Эшмәкәрләр физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә игътибарсыз калдырмады, аларга кибеткә сертификатлар бүләк иттеләр.
Бәйрәмдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе "Твой Выбор" проекты кысаларында бүләкләр дә уйнатты.
Бәйрәм "Киви" музыкаль төркеменең концерты һәм дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев