Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Татнефть” компаниясе яшь белгечләр үзәге советының фәнни эшләрне сайлап алу семинары узды

"Татнефть" компаниясе яшь белгечләр үзәге советының "Нефть чыгару һәм скважиналарда эзләнүләр" секциясе үзенең чираттагы фәнни эшләрне сайлап алу семинарын бу юлы "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" ял базасында уздырды. Анда илледән артык кеше катнашты, эксперт комиссиясе яшь белгечләрдән кергән 20 новаторлык эшен карады. Кунакларны, хуҗа буларак, "Азнакайнефть" җитәкчелеге исеменнән идарә башлыгының беренче...

"Татнефть" компаниясе яшь белгечләр үзәге советының "Нефть чыгару һәм скважиналарда эзләнүләр" секциясе үзенең чираттагы фәнни эшләрне сайлап алу семинарын бу юлы "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" ял базасында уздырды. Анда илледән артык кеше катнашты, эксперт комиссиясе яшь белгечләрдән кергән 20 новаторлык эшен карады.
Кунакларны, хуҗа буларак, "Азнакайнефть" җитәкчелеге исеменнән идарә башлыгының беренче урынбасары-баш инженер Расих Фәйзуллин тәбрикләде, җитди эшләрендә уңышлар теләде.
"ТатНИПИнефть" институты лабораториясе мөдире Константин Валовский җитәкчелегендәге биш кешелек эксперт комиссиясе өч сәгать дәвамында һәр эшкә бәя бирде. Сораулар яудырды. Гади тыңлаучы өчен барлык чыгышлар да кызыклы, мавыктыргыч тоелса да, комиссия җитешсез урыннарны тиз тотып алды. Шуны да әйтергә кирәк, барлык фәнни эшләрдә дә төп фикер нефть чыгару барышында килеп чыккан "төен"нәрне чишү, эшне җайга салу, икътисади файда алу турында барды. Кайбер эшләр киләчәктә җитештерүдә кулланылыр, яхшы нәтиҗәләр күрсәтелер дигән фикер тудырды. Семинарда каралган барлык эшләр дә ачыкланган җитешсезлекләрдән арындырылып, өстәмәләр белән тулыланып, сентябрьдә узачак конференциядә яңадан каралачак.
- Калган барлык төркемнәрдә дә һәр секция комиссия карамагына берьюлы егерме эш тәкъдим итә алмый, - дип аңлатты "Азнакайнефть" идарәсенең яшь белгечләр советы җитәкчесе Нәфис Бикәев. - Мәсәлән, "Инглиз теле" секциясе үзәк комиссия хөкеменә унбер генә эш кертте. Сайлап алуга таләпләр шактый югары. Бүген без куелган лимит буенча өч эш тәкъдим иттек. Өчесе дә үтте.
...Бу көнне комиссия биш эшкә өстенлек бирде. "Азнакайнефть" идарәсеннән Рифат Хисаметдинов һәм Ришат Сәйфиевның фәнни эшләре комиссия тарафыннан өстенлекле һәм киләчәктә җитештерүдә куллану өчен яраклы дип табылды. Авторлары дипломнар һәм фотоаппарат белән бүләкләнде. Аңа өстәп, барлык чыгыш ясаучыларга да сертификат тапшырылды. Соңыннан "Азнакайнефть" идарәсе объектлары белән танышу оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев