Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәлеләр үзенчәлекле чыгыш ясады

Татар милли мәдәниятен саклау һәм баету, халык иҗатын популярлаштыру максатыннан, беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Халык моңы - Илһам» фольклор фестивале үтте. Бу җыр бәйрәме Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировның иҗат йортында булды. Анда Тукай, Сарман, Мөслим районнары һәм Зәй, Менделеевск...

Татар милли мәдәниятен саклау һәм баету, халык иҗатын популярлаштыру максатыннан, беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Халык моңы - Илһам» фольклор фестивале үтте.

Бу җыр бәйрәме Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировның иҗат йортында булды. Анда Тукай, Сарман, Мөслим районнары һәм Зәй, Менделеевск шәһәрләре фольклор коллективлары катнашты.

Анда актив катнашкан Ю.Гагарин исемендәге Актүбә Мәдәният йортының «Бәллүр чишмә» вокаль коллективы (җитәкчесе Шамил Нигъмәтулин) программага танылган җырчы репертуарыннан татар халык җырларын керткән. Коллектив җитәкчесенең җирле шагыйрә Җинан Гарифуллина сүзләренә язылган «Гүзәл Актүбәм» җыры ансамбльнең үзенчәлеге булып торды. Актүбәнең үзешчән артистлары А. Хәйретдинова, А. Нигъмәтуллина, Р.Әхмәтшина, С.Баһрамова уңышлы чыгыш ясадылар. Р.Хөснулина һәм Р.Хәбибуллина дуэты да тамашачылар күңеленә ошады.

Фестивальдә катнашучылар барысы да истәлек сувенирлары һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Һәркем фестивальнең традицион булуын һәм ел саен уздырылуын теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев