Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәйтүн Хәйдәров: «Юлымда яхшы кешеләр генә очрады...»

Район-шәһәр Мәдәният йортында районның иҗтимагый-икътисади тормышына багышланган чираттагы айлык киңәйтелгән утырыш бара. Район башлыгы Рәфис Галиев аны һәрвакыттагыча, тантаналы мизгелләрдән - хезмәт алдынгыларын, югары уңышларга ирешкән азнакайлыларны котлаудан башлады. Әнә, сәхнәгә бүләкләнүчеләрнең берсе - "Чулпан" иминият компаниясенең Азнакай филиалы директоры Зәйтүн Хәйдәров күтәрелә. Озак еллар нәтиҗәле эшләве һәм районның иҗтимагый...

Район-шәһәр Мәдәният йортында районның иҗтимагый-икътисади тормышына багышланган чираттагы айлык киңәйтелгән утырыш бара. Район башлыгы Рәфис Галиев аны һәрвакыттагыча, тантаналы мизгелләрдән - хезмәт алдынгыларын, югары уңышларга ирешкән азнакайлыларны котлаудан башлады. Әнә, сәхнәгә бүләкләнүчеләрнең берсе - "Чулпан" иминият компаниясенең Азнакай филиалы директоры Зәйтүн Хәйдәров күтәрелә. Озак еллар нәтиҗәле эшләве һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен Рәфис Фатыйх улы аңа Мактау грамотасы һәм районның 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшыра (рәсемдә). Зал алкышларга күмелә...

...Нефть төбәгенең күпчелек егет-кызларына хас омтылыш - Зәйтүн дә һөнәренең нефть белән бәйләнгәнен сайлый. Казан дәүләт технология институтын тәмамлагач, юллама белән "Актүбәнефть" идарәсенә эшкә кайта. Нефтьне комплекслы әзерләү цехында оператор булып эшли башлый. Бераздан мастер, технолог вазифаларына билгелиләр. Энергиясе ташып торган, идарәдә үткән чараларда актив катнашкан яшь белгечне комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар. Тыныч холыклы, һәр эшне җиренә җиткереп башкарган лидерны партиянең район комитетында да тиз күреп алалар. Ул чактагы беренче секретарь Әнвәр Баһаветдинов аны район комитетының төзелеш, транспорт, сәнәгать бүлегенә инструкторлык вазифасына алынырга күндерә. Озак та үтми, бүлек белән җитәкчелек итүне дә ышанып тапшыралар. Шул рәвешле, районның нефть, транспорт, төзелеш, сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләре эшен, авыл хуҗалыгына оешма-предприятиеләрнең ярдәмен, социалистик ярышлар оештырып ундүрт елдан артык тынгысыз хезмәт, зур җаваплылык таләп иткән җитәкчелек йөге тартылган.

Районда барган олы төзелешләрнең һәркайсының, нигез салудан алып файдалануга тапшыру тантанасына кадәрге вакыйгалар хроникасы хәтерендә уелып калган. Ә инде әлегәчә горурлык уятканы-Җиңү мәйданында кышкы салкында нибары 3 ай эчендә калыккан сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл-монумент төзүдә үзенең дә турыдан-туры өлеш кертүе. Авылларны газлаштыру, социаль объектлар төзелеше... Ул чакта районның бер генә оешма-предприятиесе дә алардан читтә калмады, ә инде барсын бер йодрыкка туплап, эшләрне оештыручы партиянең район комитеты булды. 1989-92 елларда Азнакай шәһәр Советы башкарма комитетын җитәкләгән чорда да Зәйтүн Заһид улына шундый ук җаваплы йөк тапшырылды.

Халык мәнфәгатьләренә багышланган хезмәт җәмгыять тарафыннан хак бәясен алмый калмый ул.

Зәйтүн Хәйдәровның райондашларының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга салынган тырышлыгы, нефть өлкәсе үсешенә керткән өлеше югары бәяләнә: "ТРның атказанган нефтьчесе" исеме бирелә, Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек була, «Нефтегазстрой» профсоюзларының Мактау грамотасы һәм 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнә...

1996 елдан Зәйтүн Заһид улы "Чулпан" иминият компаниясенең Азнакай филиалын җитәкли. Районда яңа ачылган оешманы үз җаваплылыгына тәвәккәлләп алып, 15 ел алыштыргысыз җитәкчесе була. Шушы вакыт эчендә аның тырышлыгы белән филиал өр-яңа бинага күчә. Шәһәребез уртасында әллә каян балкып утырган зәвыклы, яшеллек һәм гөлләр эчендә күмелеп утырган бу бинага сокланмый үтү мөмкин түгел. Кул астында эшләгән хезмәткәрләрдән дә бары тик мактау сүзләрен генә ишетәсең, хөрмәтләү генә тоясың. Шунсын да әйтергә кирәк, филиал республикада иң алдынгылар рәтендә бара (бүгенге көндә ул халыкка 60 миллион сумнан артык иминият хезмәте күрсәтә). Республиканың нефть табучы предприятиеләре һәм аларда хезмәт куючыларның нәтиҗәле иминияте сагында торган коллектив эшчәнлеге "Чулпан" иминият компаниясе ЯАҖ җитәкчелеге тарафыннан уңай бәяләнеп килә. Филиал җитәкчесенә "Татнефть" ААҖ генераль директоры имзалаган Рәхмәт хаты һәм җәмгыятьнең профсоюз комитеты Мактау грамоталары тапшырылу да шул хакта сөйли.

Тормыш иптәше Сәүдә ханым (ул гомере буе халык сәламәтлеге сагында эшли, "РФ Сәламәтлек сагы отличнигы" билгесенә ия) белән ике ул үстерәләр, алар инде тормышта үз урынын тапкан: Илдар "Чулпан" иминият компаниясенең юридик бүлеген җитәкли, Тимур да компания идарәсендә алыштыргысыз белгеч.

-Минем тормыш һәм хезмәт юлымда бары тик яхшы кешеләр генә очрады, -ди зур канәгатьләнү белән Зәйтүн Заһид улы. -Әнвәр Баһаветдинов, Октябрь Мөхетдинов, Әнәс Исхаков, төрле елларда районыбыз оешма-предприятиеләрен җитәкләгән, максатларны уртак итеп, аңлашып, бергә-бергә эшләгән Җәүдәт Хаҗипов, Евгений Старов, Фатыйх Галиев, Леонид Маркензон, Азат Харисов һәм башка күпләр. Бер-беребезгә ышанычлы таяныч, төпле киңәшче була белдек, шуңа да алга куелган максат-бурычлар вакытында һәм тиешенчә үтәлеп килде.

Гомерен заяга уздырмаган, бүген дә күпләрнең рәхмәт-хөрмәтен тоеп яшәгән Зәйтүн Хәйдәровның үткән юлы бүгенге яшьләргә олы өлге ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев