Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Жыр – гомерлек юлдаш

Тәбрикләү мизгелләре Кәкре Елга авылында яшәүче Наил Сәлаховның кул эшләре Халык җырларын тыныч кына тыңлап булмый. Аларга халкыбызның бөтен хәсрәт-шатлыгы салынган. Моң сүзе татар телендә генә бар, диләр. Бу халыкның моң-хәсрәтне чиктән тыш күп кичергәнлегенә бәйледер. Җырларыбыз да үткәнебез кебек төрле-төрле. "Чатыр тау җыены"нда катнашкан фольклор ансамбльләр репертуарын карасаң, моңа...

Тәбрикләү мизгелләре

Кәкре Елга авылында яшәүче Наил Сәлаховның кул эшләре

Халык җырларын тыныч кына тыңлап булмый. Аларга халкыбызның бөтен хәсрәт-шатлыгы салынган.

Моң сүзе татар телендә генә бар, диләр. Бу халыкның моң-хәсрәтне чиктән тыш күп кичергәнлегенә бәйледер. Җырларыбыз да үткәнебез кебек төрле-төрле. "Чатыр тау җыены"нда катнашкан фольклор ансамбльләр репертуарын карасаң, моңа тагын бер кат ышанасың.

Фестивальдә биш районнан 15 ансамбль чыгыш ясады. Ут күршеләребез Башкортстан республикасы Шаран районыннан "Сөмбел" халык вокаль ансамбле дә килгән. Барысы да биремнәргә җаваплы караган. Бигрәк тә Сарман районының И.Салихова җитәкчелегендәге "Асылъяр" фольклор ансамбле чыгышын билгеләп үтәргә кирәк. Алар халкыбыз уеннарын да тәкъдим итте, озын көйләр да башкарды. Шулай ук Бөгелмәдән "Бөгелмә сердәшләре", Әлмәттән "Ахирәтләр", "Гөлкәйләрем", районыбыздан "Тальянчылар", "Җанашым", "Асылъяр" ансамбльләре уңышлы чыгыш ясады.

Сайлап алу турыннан соң, шәһәр халкы кичке якта Ишкәев исемендәге ял паркына "Чатыр тау җыены" төбәкара фольклор фестиваленең йомгаклау өлешенә җыелды. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы М.Шәйдуллин сәламләде.

Һәркем дулкынлану белән җиңүче ансамбль исемен көтте. Шулай итеп, "Татар җырын иң яхшы башкаручы" номинациясендә Сарманнан "Асылъяр", "Халык биюен иң яхшы башкаручы" номинациясендә Әлмәт районыннан "Ахирәтләр" беренче урынга лаек дип табылды. "Халык әсәрләрен иң яхшы инструменталь башкару" осталары дип шәһәребезнең "Җанашым" татар фольклор ансамбле танылды.

-Җыен бик матур оештырылды. Киләчәктә тагын үткәрелсен иде. Милли моңнарны онытмаска кирәк, - дип уй-кичерешләре белән уртаклашты "Асылъяр" фольклор ансамбле җитәкчесе И.Салихова.

Әйе, җыр кешегә канат куя, көрәшчегә көч, яшәүгә дәрт бирә, кайгылы вакытта хәсрәтне баса, уй-тойгыларны йөрәктән йөрәккә җиткерә шул...

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев