Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзгәрешләр бәлки җүнлегәдер

Редакция почтасыннан. -Алло! Апа хәлләрең ничек? -Хәлләр әйбәт, апаем! Әле менә ипи салып чыгардым, ашым кайный. Балалар эштән кайтышлый кереләр дип көтәм... Көн дә иртәбез Чубар Абдул белән Камышлы арасында шулай хәл белешүдән башлана. Апам Хөмәйрәнең күп сөйләшергә вакыты юк, сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүенә карамастан, эше тыгыз. Балачагы һәм яшьлеге...

Редакция почтасыннан.

-Алло! Апа хәлләрең ничек?

-Хәлләр әйбәт, апаем! Әле менә ипи салып чыгардым, ашым кайный. Балалар эштән кайтышлый кереләр дип көтәм...

Көн дә иртәбез Чубар Абдул белән Камышлы арасында шулай хәл белешүдән башлана. Апам Хөмәйрәнең күп сөйләшергә вакыты юк, сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүенә карамастан, эше тыгыз.

Балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш чорына туры килә аның. Тормышка чыгып, матур гына яшәп ятканда, 45 яшендә биш баласы белән тол калды. Менә шул балалары хәзер авылда фермер булып, мал асрыйлар. Өч сыердан башлаган иделәр, инде ике сарай тутырык мал. Акылың, көчең булса, эшләргә теләгән кешегә юллар ачык бүгенге көндә, хөкүмәт тә ярдәм итә.Сарайлары төзек, кыш чыгарлык терлек азыгын хәстәрләделәр. Әниләре җәй буе аларга ашарга пешереп торды. Хөмәйрә апа үзе дә бик булган, озак еллар терлекчелектә эшләде, 3-4 гектар чөгендерен дә эшкәртә иде. Ул "Атказанган колхозчы" исемен алып, лаеклы ялга чыкты.

Ул чорда "Коммунизмга" колхозы гөрләп тора иде. Сәгадәт абый Аппаков авылларны гөлбакча ясады. Аннан үзгәрешләр башланды. Матур күрсәткечләр биргән колхозлар юкка чыкты. Сарайлардан маллар бушады, ферма тирәсе шомлы тынлык кичерде. Бу заман гаебеме, әллә җитәкчеләрнекеме, әйтә алмыйм. Әле ярый Хөмәйрә апаның балалары кебек тырыш кыз-егетләр авылларда төпләнеп кала. Үзебезнең "Тукай" һәм күрше "Мөстәкыймов" исемендәге хуҗалыкларга карыйм да, сөенеп туя алмыйм: барлык каршылыкларны җиңеп, бүгенге көндә дә аякларында нык басып тора алар. Хуҗалыкның эшләре гөрләп барса, хезмәт кешесенә дә, пенсионерларга да яхшы шул.

Зөлхәбирә Миннегалиева,

Чубар Абдул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзгәрешләр бәлки җүнлегәдер