Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзеңнән соң җыештыр!

"Бер кеше үз гомерендә алтмыш тонна чамасы чүп-чар ташлый, диләр. Бү дөньяда фәлән кеше берни дә калдырмый, димә, алтмыш тоннасы кала икән", - дип язган Ш. Галиев. Бу сүзләргә тора-тора ышанасың икән... ...Кеше гомеренең бер өлеше юлда үтә дисәң, һич тә ялгыш булмас. Күп вакытта юл буйларында очраган чишмәләргә туктап,...

"Бер кеше үз гомерендә алтмыш тонна чамасы чүп-чар ташлый, диләр. Бү дөньяда фәлән кеше берни дә калдырмый, димә, алтмыш тоннасы кала икән", - дип язган Ш. Галиев. Бу сүзләргә тора-тора ышанасың икән...
...Кеше гомеренең бер өлеше юлда үтә дисәң, һич тә ялгыш булмас. Күп вакытта юл буйларында очраган чишмәләргә туктап, сусауны басабыз. Аның суын татып карагач, нинди тәмле, нинди салкын икән диябез. Чылтырап аккан чишмәгә сокланып карап торабыз. Кое, колонкалар булганчы, кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр. Ул изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чистартып торырга тиеш.
Ләкин әлегесе көндә кайбер чишмәләребез ташландык хәлдә, чүп оясына әверелгән. Матур чишмәләребезнең тирә-юне ял итүчеләр тарафыннан рәнҗетелә, пычрана. Үзләреннән соң кәгазьләр, консерва савытлары, буш һәм ватык шешәләр кала.
Таллы Бүләк, 1 май авылларына борылыштагы юл буендагы чишмә бүгенге көндә ташландык хәлдә дисәң дә ялгыш булмас. Тирә-ягын биек-биек үләннәр баскан, ял итүчеләрдән соң әйләнә-тирә як бик чүпләнеп калган. Чишмә буе шешәләр, пластик баллоннар, күпсанлы пакетлар һәм башка төрле чүпләр белән тулган.
Шушындый салкын караштан чишмәбез юкка чыкмасмы? Үзебез яшәгән тирәлекне чиста тотуга һәркайсыбыз өлеш кертергә тиеш бит югыйсә! Ничә еллар дәвамында да без чүптән арынырга өйрәнмәдек. Киресенчә, без аңа муеннан батып барабыз кебек.
Табигатьне сөюче хөрмәтле кешеләр, зурлар һәм балалар! Тирә-ягыгызга күз салыгыз - нинди матурлык. Аның гармониясен бозмагыз: ял иткәнсез икән, үз артыгыздан чүпләрне җыештырыгыз, дөньяны матуррак һәм чистарак итегез. Безнең уртак йортыбыз - кече туган ягыбыз. Һәркем үзеннән башласын, үрнәк күрсәтегез - башкалар да сезгә иярер!
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзеңнән соң җыештыр!