Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Зебрага ау» дәвам итә

Россия юлларында җәяүлеләр куркынычсызлыгы белән бәйле хәлләр зур борчылу тудыра. 2011 елда безнең республикада гына да җәяүлеләрне бәрдерү-таптатуның 1928 очрагы күзәтелде. Нәтиҗәдә 231 кеше һәлак булды, 1783 е яраланды. Бу хәлләрнең 508 е җәяүлеләр сукмагында булды. Анда алган яралардан 26 җәяүле үлде, 506 сы бәрелү һәм имгәнүләр алды. Азнакай шәһәрендә...

Россия юлларында җәяүлеләр куркынычсызлыгы белән бәйле хәлләр зур борчылу тудыра. 2011 елда безнең республикада гына да җәяүлеләрне бәрдерү-таптатуның 1928 очрагы күзәтелде. Нәтиҗәдә 231 кеше һәлак булды, 1783 е яраланды. Бу хәлләрнең 508 е җәяүлеләр сукмагында булды. Анда алган яралардан 26 җәяүле үлде, 506 сы бәрелү һәм имгәнүләр алды.

Азнакай шәһәрендә дә мондый күңелсез хәлләр күзәтелде. Мәсәлән, 2011 елның 24 ноябре көнне иртәнге якта Шәйхетдинов урамы буенча хәрәкәт итүче "КамАЗ" машинасы, 9 нчы йорт янындагы җәяүлеләр сукмагыннан чыгып баручы мәктәп укучысын имгәтте - бала тән җәрәхәтләре алды. Берничә көннән чит илдә эшләнгән җиңел автомобиль шул ук урында өлкән яшьтәге гражданканы бәрдерде. Иң аянычлы хәл 4 декабрь көнне Нефтьчеләр белән Ленин урамнары кисешкән чатта булды. Анда "зебра" аша чыгучы хатын-кыз тапталып үлде. Гомумән, узган елда юл аркылы чыгучылар белән бәйле 10 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Җәяүлеләргә юл бирмәгән 594 машина йөртүченең һәрберсе 800 дән 1000 сумга кадәр штрафка тартылды. Шул ук вакытта светофорның тыю утына яки ярамаган җирдән юл аркылы чыгучы, шуның белән авария куркынычы тудыручы 909 җәяүлегә 200 шәр сум штраф салынды. Җәяүлеләр сукмагында хәвеф-хәтәрләр булдырмау өчен, тиешле барлык урыннардагы билгеләр яңартылды, Шәйхетдинов урамындагы "зебра" алдына ясалма каршылык булдырылды.

Узган ел ахырында Россия күләмендә "Зебрага ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" акциясе старт алды. Аның барышында ЭЭМ ның ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә гражданнардан 62 хәбәр керде. 2830 җәяүлеләр сукмагы тикшерелде, шуның 319 ы тиешле таләпләр югарылыгына җиткерелде. Бу мәсьәлә буенча 52 административ хокук бозу турындагы эш кузгатылды.

Җәяүлеләр сукмагы торышын тикшерүдә гражданнар, шулай ук җәмәгатьчелек оешмалары да катнаша ала. Аның барышында ачыкланган җитешсезлекләрне, фотоматериалларны, шулай ук тәкъдимнәрне "Зебрага ау" акциясе исемен күрсәтеп, "Безнең юлларга нәрсә җитми? Юл хәрәкәтен оештыру буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм дәгъваләр" сөземтәсе белән, www.rpoIice.ru сайтына урнаштыра аласыз.

Илдар ИСХАКОВ, ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев