Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзебезнеке тәмле

Узган атнада «Вамин Татарстан» ААЖ филиалы «Азнакай май ясау заводы» коллективының еллык йомгаклау җыелышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты. Май заводы директоры Мөдәрис Гаязов үз докладында узган ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алда торган бурычларга тукталды. Завод үз тармагы буенча ил күләмендә тотрыклы эшләүче, алдынгы предприятиеләренең берсе. Үз...

Узган атнада «Вамин Татарстан» ААЖ филиалы «Азнакай май ясау заводы» коллективының еллык йомгаклау җыелышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты.

Май заводы директоры Мөдәрис Гаязов үз докладында узган ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алда торган бурычларга тукталды. Завод үз тармагы буенча ил күләмендә тотрыклы эшләүче, алдынгы предприятиеләренең берсе. Үз җитештерүчеләребезнең сыйфатлы продукциясен азнакайлылар гына түгел, Уфа, Мәскәү, Петербург, Екатеринбург... калаларында да яратып алалар. Завод узган ел 1816 тонна сөт, 401 тонна атланмай, 1166 тонна сыр җитештергән, еллык товар әйләнеше 314 миллион сумга якын. Мөдәрис Мөнир улы алга таба икътисадый күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга кирәклеген әйтеп узды.

Наҗәт Мәсгутович май заводы кебек алдынгы карашлы үз җитештерүчеләребез булуның куанычлы күренеш икәнен ассызыклады, алдынгы хезмәткәрләр: «Миләүшә» кибете мөдире, озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләүче Мәүлидә Ризванова һәм ерак рейсларга йөрүче машина йөртүче Рифкать Кәлимуллинга Азнакай районының 80 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев