Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзебезнең продукция очсыз булды

Үткән ялда "Юбилейный" стадионында авыл хуҗалыгы һәм сәүдә предприятиеләре катнашында ярминкә үтте. Анда дүрт районнан 17 предприятие катнашты. Үчәлле, Балтач, Таллы Бүләк, Мөслим, Мәлбагыш авыллары белән рәттән Туймазы, Бакалы, Бөгелмә районнары җитештерүчеләре дә үз продукцияләрен базарныкыннан түбәнрәк бәядән тәкъдим иттеләр. Азнакай хәзерләүләр конторасы, азык-төлек комбинаты, май заводы продукцияләре дә көндәшләренекеннән...

Үткән ялда "Юбилейный" стадионында авыл хуҗалыгы һәм сәүдә предприятиеләре катнашында ярминкә үтте.

Анда дүрт районнан 17 предприятие катнашты. Үчәлле, Балтач, Таллы Бүләк, Мөслим, Мәлбагыш авыллары белән рәттән Туймазы, Бакалы, Бөгелмә районнары җитештерүчеләре дә үз продукцияләрен базарныкыннан түбәнрәк бәядән тәкъдим иттеләр. Азнакай хәзерләүләр конторасы, азык-төлек комбинаты, май заводы продукцияләре дә көндәшләренекеннән калышмады. Мәсәлән, "Урсай" сәүдә йортының татлы камыр ризыклары әллә кайдан авыз суларын китереп, хуш ис бөркеп торды. Стадионның бер почмагында халык иртәнге сәгать 7дән үк ит машинасын көтеп, чиратка тезелгән иде. Бу көнне итне бары Таллы Бүләк авылыннан гына алып килгәннәр. Сыер итенең килограммы - 200 сумнан, ә дуңгызныкы 190 сумнан сатылды.

Читтән килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең бәяләре үзебезнекеләргә караганда кыйммәтрәк иде. Мәсәлән, азнакайлылар кәбестәнең 1 килограммын 6 сумнан сатсалар, туймазылыларда ул 8 сумнан иде. Бөгелмәлеләр балыкны 145 сумга, ә безнекеләр - 120-130 сумга тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, биредә юл чыгымнарын да онытмаска кирәк. Әмма халык бит анысын уйлап тормый, кайда арзанрак, шуннан ала.

Кешеләрнең күбесе ярминкәдәге товарлардан һәм "Хәтирә", "Калинушка" ансамбльләре чыгышыннан канәгать калды.

Оксана ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев