Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзе сайлаган язмыш

Кызым, төннәр буе каядыр югалып йөрисең дә, иртән кайтып авасың. Инде мәктәпне тәмамлаганыңа да ярты ел вакыт узып бара. Эшкә урнашырга да уйламыйсың. Мин зарланмыйм. Көчемнән килгәндә, сине ашатырмын, киендерермен. Әмма, дөнья хәлен белеп булмый, үлә-нитә калсам, ничек яшәрсең? - диде Кәрим соңгы вакытта еш сыкрый башлаган йөрәген уып. Алсу...

Кызым, төннәр буе каядыр югалып йөрисең дә, иртән кайтып авасың. Инде мәктәпне тәмамлаганыңа да ярты ел вакыт узып бара. Эшкә урнашырга да уйламыйсың. Мин зарланмыйм. Көчемнән килгәндә, сине ашатырмын, киендерермен. Әмма, дөнья хәлен белеп булмый, үлә-нитә калсам, ничек яшәрсең? - диде Кәрим соңгы вакытта еш сыкрый башлаган йөрәген уып.

Алсу әтисенең сүзләрен ишетмәде дә, ахры. Соңгылары гына колагына килеп бәрелде:

Үлмәгәнсең бит әле, - диде ул картларныкы кебек тонык күзләрен оятсыз рәвештә атасына төбәп.

Шул көнне Алсуга бер төш керде. Бу кадәр дә ачык, матур төшләрне аның күптән күргәне юк иде инде. Өрфия күлмәк кигән, йөзләреннән нур бөркегән мәрхүм әнисе аңа якынрак килде дә, бер сүз дә әйтмичә үпкәләгәндәй кирегә борылды:

Әнием! - дип ачыргаланып кычкырды Алсу. - Әнием, китмә, әнием. Нигә үпкәләдең миңа?

Менә, кызым, синең алда ике юл. Кайсын телисең, шунысын сайла!

Алсу алдында ике юл ачылып китте. Беренчесендә: якты кояш нурларында алсуланып пешкән алмалар, җиләкләр, кошлар җыры. Сүз белән әйтеп бирмәслек гүзәллек. Монда кешеләр дә гел елмаеп кына торалар икән.

Икенче юлдан бик караңгы күренеш күренә: музыка, исерек авазлар, шприц, кан... Мондагы кешеләргә дә бик рәхәт ахры, җүләрләрчә шар-шар көләләр.

Алсу ике юл чатында калды. Икенче юлдан керәсе тормыш аңа күптән таныш иде инде. Ул нурларын балкытып торган беренче юлдан кереп китте. Тәмле, сусыл алмаларга үрелде:

Тукта! - диде ниндидер ят тавыш. - Син баштан көрәк алып, менә бу җирне казып чык, аннан алмагач утырт!

Кулына көрәк тотарга да өйрәнмәгән кыз, ничек җир казысын инде. Юк, эшләргә, тир түгәргә өйрәнмәгән ул. Бу тормыш аның өчен түгел.

Алсу ашыга-ашыга кәеф-сафа корып утырган "дуслары" янына йөгерде.

Алсу иртә белән тетрәнеп уянып китте. Әлеге төшен тиз арада кереп чыккан дус кызына да сөйләргә өлгерде.

Әни кисәтә, ахры мине!

Аптырагансың икән, әллә ниткән төшләргә ышанып ятма инде! Киен тизрәк! Туган көнгә барабыз. Анда бар да була.

... Төне буе кайтмаган кызын көтеп Кәрим йоклый алмады. Иртә белән көч-хәл торып эшенә китте. Соң гына эштән кайткач, кызының йоклап ятуын күреп: "Бүген чыгып китмәгән, аңлый башлады бугай. Аңлар, акылсыз бала түгел бит ул" дип эченнән генә сөенеп куйды. Төн урталары җиткәндә аптырап, кызы яткан бүлмәгә атлады.

- Кы-зыыым! - дип ачыргаланып кычкырып җибәрде ул һәм җансыз гәүдә өстенә сыгылып төште.

Айсылу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзе сайлаган язмыш